Болында (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Болында (уен) latin yazuında])
Болында

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Болында - җырлы татар балалар уены. Болында яки урамда уйнала. Бу уен балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уенчылар саны күбрәк булса, яхшырак. Бер бала (Халидә) уртада кала. Түгәрәктәгеләр әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп җыр җырлыйлар:

Чәчәкләр үскән болында

Җырлыйбыз әйлән-бәйлән.

Халидә, Халидә,

Әйләнәсең кем белән?

Халидә бер иптәшен уртага ала (Әминә). Җыр тагын кабатлана:

Чәчәкләр үскән болында

Җырлыйбыз әйлән-бәйлән.

Әминә, Әминә,

Әйләнәсең кем белән?

Уен алга таба шулай дәвам итә. Шул рәвешчә уртага 5-6 бала җыелгач, уртадагылар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә түбәндәге җырны җырлыйлар:

Чәчәкләр үскән болында

Җырлыйбыз әйлән-бәйлән.

Гөлнара, Гөлнара,

Син каласың уртада.

Шулай итеп хәрәкәт туктала. Уртадагылыр күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң, Гөлнарадан башкалары кырый түгәрәккә басалар, һәм уен яңадан башлана. Шулай итеп, уен яңадан дәвам итә. Уен балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы. Хәзерге вакытларда да үзенең акутальлеген югалтмый.

Әдәбият исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.- Казан: Татар кит.нәшр., 1995.
  • Татар балалар фольклоры. / Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: "Раннур" нәшрияты, 1999.
  • Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре / Татарсан Милли к-ханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. КАзан: милли китап,2000.