Бәхәс:Бауман урамы (Казан)

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бауман урамы (Казан) latin yazuında])

Бауман урамы элек немецлар күп яшәгән өчен Немец урамы дип тә аталган дигән мәгълүмат ишеткәнем бар. Бу чынлап та шулаймы?

Юк. Казан ханлыгы вакытында бу урында Ногай Капкасы хакына аталган Ногай урамы булган. Казанда ике дивар булган, берсе таш дивар (Кирмәндә), икенчесе - агач дивар (бистә, русча посад), шушы тышкы агач диварда берничә капка булган: Хан Капкасы (бүгенге Ленин бакчасы урынында), Кырым Капкасы (Шаляпин кунакханәсе янында), Ногай Капкасы (Бауман урамында Ногай кунакханәсе), Арча Капкасы (Ирек мәйданы), Себер Капкасы (стадион янында) (һәрберсе үз юнәлешенә туры килә). Хәзер Ногай Капкасы һәм Ногай урамы хакында тик Ногай дигән кунакханә (элекке "Китаплар" кибете бинасында) хәтерләтә. Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикә дә Ногай нәселеннән чыккан (барлык Юсуповлар-Йосыповлар, Ногай татарлары - татар гаскәр башлыгы Ногай хакына аталган татарлар, хәзер аерым халык, элек татарлар бүленмәгән булган), 2005 елда элекке мэр Исхаков шушы урамны Ногай нәселеннән чыккан Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикә хөрмәтенә атарга теләгән, ләкин нишләптер Шәймиев Бауман исемен калдырырга боерган. Шулай итеп, банкларны урлаган, эксларда катнашкан большевик Бауман исемендәге урам Казан үзәгендә калган. --Kitap (бәхәс) 15 фев 2016, 11:25 (UTC)[җавап бирергә]