Бәхәс:Боланнар

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Боланнар latin yazuında])
Белгән идеңме?
Белгән идеңме?
«Боланнар» мәкаләсеннән кызыклы мәгълүматлар Баш битнең «Белгән идеңме?» бүлегендә урнаштырылды. Бүлектә «Боланнар (рәсемдә) һәр ел мөгезләрен яңага алмаштыралар.» тексты чагылыш тапкан. Рубриканың тулы юрамасы белән биредә танышып була.
Текстка рәсем
Текстка рәсем

«Ларылдау»лар турында[вики-текстны үзгәртү]

Минемчә боланнар дип атау дөрес түгел. Татар телендә бер үк сүз ялгызлык һәм күплек санын белдерә. Мәгнә ягыннан «Безнең урманда боланнар, пошилар, косулялар яши» дисәң дә, «Безнең урманда болан, поши, косуля яши» дисәң дә эчтәлек ягыннан бер үк нәрсә килеп чыга. Икесе дә ярый, ләкин беренчесе озынрак та, колакны да яра, ягни «татарча түгел».--Derslek 12 окт 2011, 16:45 (UTC)[җавап бирергә]

Җыю саны - башка ул. Урысча да "В наше млесу живут олень, лось, косуля" диләр. Әмма болан - ул бер төр, ә боланнар - гаилә. Төрле энциклопедияләрдә дә төркемнәрyе "Семейство олени", "Стрекозы", ә төрләрне "Северный олень", "Стрекоза плоская" язалар. Мин шулай санлыйм.--Тимерхан Галим 12 окт 2011, 17:47 (UTC)[җавап бирергә]
Шулай ук мәкаләмне беренче санга күчерү акылсыз санлыйм--Тимерхан Галим 12 окт 2011, 17:54 (UTC)[җавап бирергә]
Аңлашылды, сезнеке дөрес. Ләкин -лар, -ләр белән мавыкмаска кирәк. Менә бит бер җөмләгездән күпмесе чыкты: «Үләннәр, чәчкәләр, яфраклар, бөреләр, яшь ботаклар, гөмбәләр, җиләкләр». Мин языр идем: «Боланнарның ризыгын үлән, агач яфрагы, ботагы белән бөресе, гөмбә, җиләк тәшкил итә». --Derslek 12 окт 2011, 18:28 (UTC)[җавап бирергә]
Менә бу тигез. Монда шулай да, шулай да язырга мөмкин)--Тимерхан Галим 13 окт 2011, 02:39 (UTC)[җавап бирергә]