Бәхәс:Илфат Фәйзрахманов

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илфат Фәйзрахманов latin yazuında])


Кулланучы:Byltyr, ачыклыйсы урын бар: Алабуга институтында беркайчан да татар теле факультеты булганы юк, Илфат Ф. я филология факультетының рус-татар бүлеген, я педагогика факультетын бетергәндер.--Әмир (бәхәс) 24 мар 2021, 20:01 (UTC)[җавап бирергә]

Кулланучы:Әмир, рәхмәт! Шулай Арча якташлыгы җәмгыяте сайтында язылган иде. Эзләп карармын дөрес факультетын. Кимендә үзеннән сорап карармын Фейсбук аркылы. --Byltyr (бәхәс) 25 мар 2021, 06:46 (UTC)[җавап бирергә]

Кулланучы:Byltyr, матбугатта Илфат Фәйзрахмановның (хәзер ябылган) Татар милли университетында икенче югары белем алуы турында материалга юлыктым: Фарзана Кулеева. Крик души. «Звезда Поволжья», 10-15 апреля 2021 г., стр.2. --Әмир (бәхәс) 16 апр 2021, 16:05 (UTC)[җавап бирергә]
Кулланучы:Әмир, мин аннан Фейсбук аркылы ул укып бетергән Алабуга институтында факультет исеме турында сорау биргән идем, әммә җавап бирмәде, Фейсбукта сәхифәсен бик кулланмыйдыр. Шулай булгач әллә мин күрсәткән факультет исемен (шулай аның турында сылтамаларда язылган иде) алып ташларга микән? --Byltyr (бәхәс) 18 апр 2021, 05:16 (UTC)[җавап бирергә]
Хөрмәтле кулланучы Byltyr, алайса, Сезнең рөхсәт белән ул урынны төзәтәм.--Әмир (бәхәс) 18 апр 2021, 19:22 (UTC)[җавап бирергә]
Хөрмәтле Кулланучы:Әмир, мин һич каршы түгел. Рәхмәт Сезгә! --Byltyr (бәхәс) 19 апр 2021, 09:18 (UTC)[җавап бирергә]