Бәхәс:Чирмиш

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чирмиш latin yazuında])

Мордва Республикасы Ләмберә районы Черемиш авылы тарихы[вики-текстны үзгәртү]

Авыл тарихы. (Мордва Республикасы, Ләмберә районы)     [вики-текстны үзгәртү]

Халык телендә бу авылны Таласлау, дип тә йөртәләр. Черемиш авылы   Таласлау елгасы  буенда урнашкан, шуңа күрә аны күбесе елга исеме  белән атыйлар.               Риваять буенча, Саранск шәһәрен төзергә килгән халыкның бер өлеше Таласлау  елгасының ярында, палаткалар корып, яшәгәннәр.Шулар арасында бик чибәр, бик эшчән  бер әрзә егете булган. Аның исеме Черимшан булган дип сөйлиләр. Ул егет Саранск шәһәрен төзеп бетергәч тә,шул Таласлау елгасы янында, кечкенә  генә өй төзеп һәм гаилә корып, яши башлаган , диләр. Шуңа күрә авылны да аның исеме белән йөртә башлаганнар, ди.

Ә И.К. Инжеватовның “ Мордва Республикасының топонимик сүзлеге” буенча  1642 елда Саранск шәһәрен төзү өчен Темәннән 40 татар һәм мурза килгәннәр.Аларның  уналтысы Таласлау елгасының ике як ярында урнашканнар. Бу җирләр Атемардан 20-25 чакрым ераклыкта , ягъни хәзерге Ләмберә районы территориясендә булганнар. Авылның өлкән яшьтәге халкының сөйләве буенча, иске авыл Черемиш һәм Шербак урманнары уртасында , “Бикмурза врагы” каршында урнашкан булган. Авыл өчен урынның иң әйбәте булган. Анда яшәүчеләрнең эшчән куллары урманнарны  казып, чәчү кырлары ясадылар, (утын өчен дә ерак йөрергә кирәкмәгән ).            

Ләкин урманга якын яшәү бик күп кыенлыклар да тудырган : ике урманда да күп ерткычлар: күбрәк бүреләр һәм еланнар булган. Урманга якын яшәү көннән көн куркынычрак була барган, шуңа күрә төпләнгән урыннан тау янына, Таласлау  елгасының ярларында  урнашырга   дигән карарга килгәннәр.

Авылның  гореф-гадәтләре.                                                    [вики-текстны үзгәртү]

Туй.( кода).

Туйны Черемиштә, яшьләрнең ата-анасы хакында, “ кода”-  диеп йөртәләр. Кода кызга “димче” (димләүче) ягъни  яучы килүдән башлана.Егет белән кыз үзара сүз бетергәннән соң, егетнең туганы, яки ышанычлы кешесе кызның ата-анасына “сүз салырга” килә. Димче килгәнлеге ерактан ук күренеп торсын өчен, ыштан балагының сыңарын  читек өстеннән салындырып килә. Кызның туганнары димчене, туйга риза булса да, булмаса да ачык чырай белән каршы алырга тиешләр. Чәй әзерләнә. Чәй янында сүз башлана. Димче егетне төрле яктан мактый, кыз белән пар килүләрен  төшен- дерергә тырыша. Кыз ягы риза булып кызны бу егеткә бирергә булсалар ,  димчегә “чүпрәк” биреп җибәрәләр. Ә димче егетнең анасыннан кызга күлмәклек калдыра. Кыз күлмәк тегеп никахка шул күлмәкне кияргә тиеш була. Кызны ярәштеләр. ( бирделәр). Хәзер, авыл йолалары буенча, кызның өендә “ тастарга” (кияү каршы алырга) әзерләнү башлана. Тастар – “мальчишник , девичник” кебек мәҗлес. Бире егет үзенең өйләнмәгән егет-дуслары белән килә, ә кыз үзенең ярәшелмәгән кыз-дуслары белән, аларны каршы ала.

Тастардан соң туйга әзерләнә башлыйлар. Туй алдыннан, җомга көнне, никах мәҗлесенә җыелалар. Мулла никахны укыгач “ егет бикәчтә кала”, ә кызның дус кызлары,кызның бер өлкән апасы, яки туганы белән “егет өен киендерергә” баралар.( Хәзер дә күп кенә кызлар бирнәләрен егет өенә сандыкта алып баралар.) Никах көненә тикле кызның бер дусты, нинди дә булса йомыш табып, егет өенә барып, хуҗаларга сиздермичә генә өйдә тәрәзә, ишек, нинди зурлыкта икәнлеген белеп килергә тиеш. Егетнең өендә иң беренче “яшь киленнең” пәрдәләре тәрәзәгә эленә, Аш өстәленә эскәтер җәелә. Яшьләргә дигән караватка “ яшь киленнең” урын-җирен , мендәрләрен куялар. Егетнең әнисе “ өй киендерүчеләрне” коймак белән сыйлый.

Туй көне. Егет кызны алырга килгәндә кызны “ югалталар”. Кызны эзләргә булышучылырны бүләкли-бүләкли кызны егет эзли. Тапкач ана-атасының каршына барып рөхсәт сорап, дога колып, юлга чыгала. Туй хәзерге вакытта нинди дә булса ашханәдә үткәрелә . Икенче көнне   егет  өендә, яки шул ук ашханәдә “ салма” мәҗелесе уздырыла.           

Каз өмәсе.

Черемиштә борынгыдан казлар бик күп тотканнар. Көзгә таба Таласлау елгасы  янына барсагыз-шаккатарсыз, күпме анда каз төркемнәре. Ә беренче салкыннар тотынгач, карлар ява башлагач, каз өмәләре вакыты башлана. Тирә-күрше, туган-тумачадан яшь кызларны казлар йолкарга, каз өмәсенә чакыралар. Күрше кызлары өмәгә яшүне алдан үтенеп куялар, чөнки каз өмәсендә кызларга  үзләренең эшчәнлеген, уңганлыгын күрсәтергә мөмкинчелек туа. Өлкән яшьтәге апалар киләләр “килен сайларга”.

Авылда шундый юрамышка ышаналар: каз өмәсендә казны тотып чалучыга бирәсен һәм бугаз куючы казның бугазын кискәндә аның чабуыннан тартып берәр кызыклы сүз әйтеп чалучыны көлдерергә кирәк имеш, шунда каз йомшак йолкыла. Кызлар нинди генә хәйлә уйлап чыгармыйлар, каз чалучы егетне көлдерер өчен. Казлар йолкылып беткәч, кызлар казларның эчен арчып, кайнар суда казларны юалар. Казларны юарга иң уңганнары гына алына, чөнки бу эш – иң җаваплы. Каз өмәсендә кызлар каз канаты “ урлап” китәләр.Шундый йола бар: кем бу көзне күбрәк каз канаты җыя, шул кияүгә чыгарга әзер.

Каз өмәсеннән соң хуҗалар булышучы кызларны-егетләрне сыйлыйлар. Шунда апалар  улларына үзләренә ошап калган кызларны күрсәтәләр. Эштән соң гармун белән   берәрне җырлап та алалар. “Каеш”, “Күрше” уеннары уйныйлар.

“ Каеш” уены

Урындыклар тезеп, кызлар утыра. Һәр кыз янына урындык алып егет утыра. Бер егеткә “ урын калмый”- ул үзенә урын сатып алырга тиеш. Шуның өчен, кулына Каеш тотып теләгән кызы янындагы егет янына килә һәм урынын  бирүне сорала. Урындыкка утырган егет, урынын бирмәс өчен ( янындагы кыз бик ошаса) “акча” бирергә ризалаша. Урынсыз егет “хак” куя. “Акча” – каеш белән кулга сугу. Алучы күпме әйтә, утырганның кулына шул хәтле суга. Түзәлмәсә-урынны бирә, уен дәвам ителә.

Бу уен егетнең ошаган кызына үз мөнәсәбәтен күрсәтергә дә, кызларның егетләр арасында абруен белергә дә ярдәм итә.

“Күрше” уены

Кызлар урындыкларны тәгәрәккә тезеп утыралар. Һәр урындык артына бер егет баса. Бер урындыкта кыз юк.Ул урындык артына баскан егет “күрше кызларга күз кысып, аның урындыгына утырырга чакыра. Кыз артына баскан егет үз кызын сакларга тиеш. Кызны качарса, үзенә кыз эзләргә тиеш.( уен дәвам итә) Бу уенда иң яхшы кыз саклаучы егеткә ихтирам.               

Черемиш авылында татар ашлары.[вики-текстны үзгәртү]

“Салма”

 Иң беренче каз өмәсендә “ каз салмасы” белән сыйлыйлар.  

Йомыркага гына ак оннан камыр басалар да, нечкә итеп кенә җәймә җәяләр. Җәймәне 10-15 минутка ката тешәргә калдырабыз. Соңга бик нечкә иттереп салма кисәбез. Кисеп бетергәч, салмаларны иләккә салып илибез, салмада он калырга тиеш түгел.(он  калса салманың төсе бозыла.) Каз ите пешкән шулпада элек урталый ярылган бәрәңге пешә, бәрәңгене шулпадан алабыз да, күп иттереп вак туралган башлы суган салабыз.          

(Каз салмасына кишер,яки бүтән тәмлеткечләр салудан тоелырга тиешбез, чөнки алар “ чын” салманың тәмен үзгәртә.) Вак кына киселгән салманы шулпага салып кайнауга  кертәбез, утны әкренәйтеп салмалар өскә күтәрелгәнче көтәбез. Аш әзер.

“ Питрас”    

Иң беренче апаралы камыр куябыз. Моның өчен ярты стакан сөткә бер балкашыгы шәкәр комы һәм 30 гр. чүпрә (дрожжи) салып, бер-ике минут дәвамында изрәтәбез. Аннан соң 0,5 сөткә бер йомырка, ярты стакан атланмай ( топлёное коровье масло), бер кашык шикәр комы, тоз салып йомшак итеп кенә камыр басабыз да, сөлгегә төреп,  җылы урынга куябыз. Камыр бер тапкыры күтәрелгәч, аны басклап алабыз да, тагын күтәрелгәнен көтәбез. Камыр үзер булгач, анардан кечкенә генә ( 5 см. диаметрда) түгәрәк  

 кисәкләргә бәләбез. Аларның як-ягын май белән сөртеп,  тимер плитага    

 төзеп,   тагын күтәрелгәннәрен көтәбез. Кайнар мичтә 30-35 минут пешерәбез. Мичтән чыгаргач , аларны бераз сөлгегә төреп йомшартабыз (суынганчы). Питрас әзер.