Бәхәс:Чүпрәле сөйләше

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чүпрәле сөйләше latin yazuında])

Безнең якларда сүз башында гомумән Й авазы кулланылмый диярлек,аның урынына Җ авазы әйтелә (искәрмәләр: ямь, яшел, яшь, яз, язу, йолдыз). Ә крәшеннәрдә,Чувашия мишәрләрендә тулысы белән Й сүз башында әйтелми. Бу бөтен Тау ягы сөйләшләренә хас бит.

Чүпрәледә нәк киресе (И. Гафаровны укыйм): «Чүпрәле сөйләшендә, мишәр диалектларындагы кебек үк, Җ авазы әйтелми. Без йилкә, зил дип әйтәбез». Мин үзем өчен шулай аңлатам: Ч һәм Җ алар парлы авазлар. Әгәр Ч авазы Ц-га кадәр йомшартыла, ул кагыйдәгә буйсынып, Җ дә автоматик з, дз шикеллерәк авазга деградировать итә. Сез Кайбыч сөйләшенә биргән сыйфатламага карап, икеләнми әйтеп була - аңарда борынгы татар-болгар Ч авазы бар.--Derslek 8 гый 2012, 19:04 (UTC)[җавап бирергә]
Әйе Ч(Щ) авазы бар. Минем чүпрәлеләрне ишеткән юк,ә Буа мишәрләрен ишеткән бар,менә игътибар иттем, дөрестән дә буалар Ж, б/н сөйләшүчеләре Ц-ыкылдамый икән,ә Ц-ыкылдаучылары Й-ылый. Аннары сорыйсы ием,белмисезме Кайбыч сөйләше Тарханга или Норлатка керәме(бу сөйләшләр турында бер дә мәгълүмәт юк инетта),ә без укыган татар теле китабында бары тау ягы сөйләше дип в общем бирелгән иде?--Ильнур Габидуллин 8 гый 2012, 19:35 (UTC)[җавап бирергә]
Икесенең берсенә дә керми. Биредә[1] язылган: Кама Т., Апас, Тәтеш районнарында кама тамагы сөйләше таралган. Апасны «Апас һәм Кайбыч районнары» дип укырга. --Derslek 9 гый 2012, 05:08 (UTC)[җавап бирергә]
Чынлап та мин үзем Чүпрәледән булганга анда болай сөйләмәгәннәрен әйбәт беләм. Тагын бернәрсә Чүпрәленең үзендә ике сөйләмне аералар:
  • Чүпршле сөйләме
  • Чынлы сөйләме

Аермалыклары зур булмаса да алар бар. Мәсәлән Чүпрәле сөйләмендә зир (җир), зил (ңил) дип сөйлиләр, ә Чынлы сөйләмендә алар әдәби телдәгечә әйтелә. Бу Кыям Миннибаевның тикшерүләре буенча әлеге якта яшәүче татарларның төрле җәбәкләрдән килеп урнашуына бәйле. --MalTsilna ▪ talk 10 гый 2012, 07:34 (UTC)[җавап бирергә]

Юк, Кайбыч районы сөйләше күбесенчә Норлатка керә, Кама Тамагына түгел. [2].--Ильнур Габидуллин 10 гый 2012, 14:44 (UTC)[җавап бирергә]
Чүпрәле сөйләменә карата бер үрнәк: "Цәцәкле цәйнектән цәй эцәм" яисә яисә аларда әтәчкә - "куцат", әйе - "да", нәрсә - "нәстә", кайда дип бөтенләй әйтмиләр. --MalTsilna ▪ talk 10 гый 2012, 18:13 (UTC)[җавап бирергә]