Вак балыклар
| Вак балыклар | ||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Фәнни классификация | ||||||||||||
|
||||||||||||
| Латин атамасы | ||||||||||||
| Clupeonella Kessler, 1877 |
||||||||||||
|
|
Вак балыкла́р (тюлькалар, лат. Clupeonella) - сельдьлеләр балык гаиләлегенең ыругы. Өч төре билгеле. Каспий (аларны килька дип атыйлар), Кара һәм Азов диңгезләрендә яшиләр. ТРда бер төре - чархаль сельде - Каспий вак балыкларның Идел түбәнлекләреннән Идел һәм Кама сусаклагычларына төче сулыкларда яши торган формасы (C.cultriventris) үтеп кергән.
Зур балыкларның озынлыгы 14 см га кадәр, авырлыгы 15 г чамасы. Тәңкәләре циклоидалар рәвешендә, вак, тыгыз урнашкан. Бугазыннан аналь ярыгына кадәр киль сузыла. Авызы кечкенә, тешсез. Арка йөзгече артында май йөзгече бар. Яшәвенең 1 нче елында җенси җитлегә. Май ахыры - июньдә су температурасы 14-18 °C булганда уылдык чәчә. Үрчемлелеге 5-60 мең бөртек уылдык. Зоопланктон, шулай ук маймычлар белән туена. 1-2 ел яшиләр.
Төрләре [үзгәртү]
- Clupeonella cultriventris — каспий килькасы
- Clupeonella abrau — абрау вак балыгы
- Clupeonella engrauliformis
- Clupeonella grimmi — зур күзле килька
Чыганаклар [үзгәртү]
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.