Вак колак ярканатлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вак колак ярканатлар latin yazuında])
Вак колак ярканатлар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Pipistrellus Кауп, Иоганн Якоб, 1829[1][2][3]
Таксономик ранг ыру[1][2][3]
Югарырак таксон Vespertilioninae[d][1] һәм Pipistrellini[d][2]
Тәүлек циклы ночной[d]
Ссылка на авторов таксона Kaup, 1829[4]
 Вак колак ярканатлар Викиҗыентыкта

Вак колак ярканатлар (лат. Pipistrellus) — шома борынлы ярканатлар гаиләлегенә караган имезүчеләр заты.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вак колак ярканатның гәүдә озынлыгы 3,2—5,1 см, авырлыгы 3-8 г, канатлары тар, колачы 18-22 см. Аркасының төсе көрән-җирәннән алып соры-балавыз сарыга кадәр, корсагы ачыграк төстә. Натузиус вак колак ярканатның гәүдә озынлыгы 4,6—5,8 см, авырлыгы 5-12 г, канатларының колачы 23-25 см. Аркасының төсе көрән-балавыз сарыдан алып кызгылт төсмерле җирәнсу-куырга кадәр, корсагы көрән-соры. Йоны кыска, куе, төпләре кара. Колаклары зур түгел, очлы. Канатының яртысы арткы аягының тышкы бармагындагы аскы өлешенә беркетелгән. Койрыгы кыска.

Үрчүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йөклелеге 40-60 көн дәвам итә. Гадәттә елына 1 тапкыр 1-2 бала тудыра. 3-7, кайвакыт 16 елга кадәр яши.

Яшәеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эңгердә актив. Төзелешләрдә, агач куышларында, кыя ярыкларында яши.

Туклануы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нигездә бөҗәкләр белән туклана, табышын һавада тота.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якынча 40 төре билгеле. Евразидән алып Көньяк Африкага һәм Австралиягә кадәр таралган. Көньяк Уралда кәрлә вак колак ярганат һәм Натузиус вак колак ярганат очрый.

Җаек алды көньягында очрый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]