Википедия:ЮАШ/Мөрәҗәгатьләр/Бот белән мәкалә кою кагыйдәләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/ЮАШ/Мөрәҗәгатьләр/Бот белән мәкалә кою кагыйдәләре latin yazuında])

Бот белән мәкалә кою кагыйдәләрен түбәндәгечә гади итеп билгеләргә тәкъдим итәм:
1. Бот хуҗасы, яки башка мәкалә коюны өндәүче кулланучы моның буенча фикер алышу башлап җибәрергә тиеш.
2. Кулланучылар билгеле тематикага мәкалә коюның кирәклеген раслый һәм аның рәвешен (мәкаләләр эчтәлеге, формасы һ.б.) билгели.
3. Соңгы сүзне Югары Арбитраж Шурасы әйтә, ягъни үз эчендә тавыш бирү нәтиҗәсендә раслау яки кире кагу карары чыгара. ЮАШ раславы - бары тик тавыш бирү процедурасының бозылмаган икәнлеген һәм карарның дөреслеген раслау өчен кирәк.
4. Рөхсәтсез мәкалә кою тыела һәм аның инициаторы (һәм бот хуҗасы) эшчәнлеге администраторлар тарафыннан туктатыла. Коелган мәкаләләр бетерелә.

Риза -- Marat Vildanov (бәхәс) 15 июн 2014, 10:57 (UTC)[җавап бирергә]

Kарашларны һәм дәлилләрен китерү[вики-текстны үзгәртү]

Бу процессны контроль астына алырга кирәк, чөнки сыйфатсыз коюлардан барыбыз да зарар күрәбез (беренче чиратта Татар Википедиясе). -- Marat Vildanov (бәхәс) 15 июн 2014, 10:57 (UTC)[җавап бирергә]

  • Өченче пункт "Соңгы сүзне Югары Арбитраж Шурасы әйтә, ягъни үз эчендә тавыш бирү нәтиҗәсендә карар чыгара." шик астына куям. Татвики Җәмгыятенең фикере исәпкә алыр өчен карар итү кулланучылар тавыш бирүе нәтиҗәсендә кабул ителергә тиеш, ләкин ЮАШка шул тавыш бирүдә өстәмә өч тавыш бирергә була (ЮАШ өч тавышлы аерым кулланучы кебек булсын), шулай итеп ЮАШ карар чыгаруга шактый йогынты ясар һәм Викиҗәмгыятнең фикере исәпкә алыначак.--Kitap (бәхәс) 15 июн 2014, 11:21 (UTC)[җавап бирергә]
  • Әйе өченче пункт турында, төзәттем. Әгәр кулланучылар ниндидер коюны хупласалар, ә ЮАШ каршы булса (яки ЮАШ эчендә бердәм фикер булмаса), ни булыр?--Kitap (бәхәс) 15 июн 2014, 11:48 (UTC)[җавап бирергә]
    • ЮАШта өч тавыш, ул я каршы була я риза. Кулланучылар арасында консенсус булса, ЮАШ каршы булып кала алмас. Ул бары тик тавыш бирү процедурасының бозылмаган икәнлеген һәм карарның дөреслеген раслау өчен кирәк. -- Marat Vildanov (бәхәс) 15 июн 2014, 12:17 (UTC)[җавап бирергә]
    • Шушы сүзләрне "ЮАШ раславы - бары тик тавыш бирү процедурасының бозылмаган икәнлеген һәм карарның дөреслеген раслау өчен кирәк" - хуплыйм, ул сүзләрне өченче пунктка кертергә кирәк.--Kitap (бәхәс) 15 июн 2014, 12:23 (UTC)[җавап бирергә]