Википедия бәхәсе:Социаль челтәрләр
similarweb.com һәм аның pro версиясе биргән мәгълүматларга таянып, Татар Википедиясенә 2017 елның июнь ае дәвамында кем кайдан килгәнен түбәндәгечә тасвирлап була:
- Мөрәҗәгать сессияләр саны - 24356
- «1 битне ачкач китүләр» - 56.67%, яки 13803 сессия
- 2 яки күбрәкне ачканнары - 43.33% яки 10553 сессия
- Уртача ачылган битләр саны - 2.08
- Уртача ачылган битләр саны (шундук китүчеләрдән тыш) - 3.49
- Уникаль мөрәҗәгать иткән җиһазлар саны: 13180
- Аларда санаклар 91.82% яки 12102 җиһаз
- соц.челтәрләрдән 2.35% яки 284 җиһаз керде
- Твиттердан 112, YouTube 90, Vk.com 62, ЖЖ 12, FB 6
- турыдан 6.95% яки 841 җиһаз
- эзләгеч аркылы 27.17% яки 3288 җиһаз
- башка сайтлардан 63.21% яки 7650 җиһаз
- ruwiki'дан 4104, enwiki 971, bawiki 534, plwiki 349, azwiki 308 һ.б.
- киткәндә кая күчәләр: ruwiki 2518, bawiki 1522, enwiki 969, trwiki 819, upload.wikimedia 620 һ.б.
- соц.челтәрләрдән 2.35% яки 284 җиһаз керде
- Аларда санаклар 91.82% яки 12102 җиһаз
Нәтиҗә: ТатВики'га керүчеләр санын үстерү өчен аның мәкаләләрен бер-берсе һәм башка Википедияләрдәге белән ныграк бәйләү һәм төркемләү эшчәнлеге бүгенге көндә социаль челтәрләр белән эшләүгә караганда 40 тапкыр отышлырак. Социаль челтәрләр арасында иң Твиттер Контактка караганда 2 тапкыр файдалырак, соңгысы Facebook'тан 10 тапкыр файдалырак. Диагноз: Әлегә социаль челтәрләргә, аеруча Facebook'ка вакытны әрәм итмәү хәерлерәк кебек!
Шундый анализны бар Россия халыклары телләрендәге Википедияләр өчен һәр ай әзерләү һәм түбәндәге биткә урнаштыру дөрес кебек https://meta.wikimedia.org/wiki/Wikipedias_in_the_languages_of_Russia/Trends#Wikipedias_in_the_languages_of_Russia.2FReadership --frhdkazan (бәхәс) 14 июл 2017, 20:57 (UTC)