Гади тиен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Kurre5.jpg

Гади́ тие́н (Sciurus vulgaris) - тиенсыманнар гаиләлегеннән имезүче җәнлек. 40 лап астөре бар, бер-берсеннән төсләре белән аерыла. Евразиядә һәм Төньяк Америкада киң таралган. ТР территориясендә күбесенчә Кама алдында очрый. Ылыслы, киң яфраклы һәм катнаш урманнарда яши. Еш кына кешегә якынрак, шәһәр паркларында урнаша.

Гәүдәсенең озынлыгы 30 см га кадәр, койрыгыныкы - 15 тән алып 20 см га кадәр, 270-330 г авырлыкта. Колаклары озын, очлары чуклы. Арткы аяклары алдагыларына караганда озынрак. Төсе үзгәрүчән: ачык җирәннән (җәен) алып соры-зәңгәргә (кышын) кадәр. Йон капламы озын, йомшак, кышын йөнтәс, җәен беркадәр каты, кыска һәм ялтыравыклы. Язын һәм көзен төсен алмаштыра. Эләктерүчән һәм үткен тырнаклары булу сәбәпле, кәүсә һәм ботакларга иркен менә, агачтан агачка җиңел сикерә. Ылыслы агачлар орлыгы, имән чикләвеге, чикләвек, җиләк, гөмбәләр белән туклана. Кышка азык әзерли. Уңдырышсыз елларда азык эзләп массакүләм күчәргә мөмкиннәр. Оясын агачларда лишайниклардан, мүкләрдән, кайрыдан һәм ботакчыклардан ясый яки куышларда урнаша. Бер елга 2 оя бала тудыра (һәрберсендә биш-җиде). 10 елга кадәр яши. ТРда гади тиент саны 3,57 меңнән (1991) 6,14 меңгә (2000) кадәр арта.

Кәсәбәчелек объекты. 1950 елларда бер сезонга 3-6 мең баш ауланган, 1990 елларда бу сан ун тапкыр кимегән. Иң эре гәүдәлесе, гади тиеннең кыйммәтле астөре зур тиен - телеутка Алтайның нарат урманнарында яши. 1949-53 елларда Тукай һәм Лаеш районнары территориясендәге урманнарга, шул исәптән Идел-Кама саклаулыгының Саралан мәйданына җибәрелә.

Чыганаклар[үзгәртү]