Голденһар синдромы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Голденһар синдромы latin yazuında])
Голденһар синдромы
... хөрмәтенә аталган Maurice Goldenhar[d]
Саклык белгечлеге медицина генетикасы[d]
ICD-9-CM 759.89[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C84740[2]
 Голденһар синдромы Викиҗыентыкта

Голденһар синдромы (окуло-аурикуло-вертебраль дисплазия), гадәттә очраклы рәвештә очрый. Гемифациаль микросомия һәм Голденһар синдромы бер үк аномаль колачның бер өлеше дип санала.

1. Системалы күренешләре

• Ике яклы була алган өске һәм аскы казналыкның моляр тешләре өлкәсенең гипоплазиясе (рәс. 3.15а).

• Макростомия һәм микротия (рәс. 3.15б).

• Биттә периаурикуляр тире үсентеләре (рәс. 3.15в).

• Умыртка яртысының үсеп җитмәү, гадәттә муентыгы.

• Микрофтальм булганда акылга артка калганлык ешлыгы арта.

2. Офтальмологик күренешләре

• Эпибульбар дермоид һәм өске кабакта киртләр яки колобомалар (рәс. 3.15г).

• Микрофтальм.

• КНД колобомалары.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел