Грециядә Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Грециядә Һинд дине latin yazuında])
Бу мәкалә Грециядә хәзерге Һинд дине тарафдарлары турында. Эллинистик Грециядә Һинд дине әһәмияте турында мәгълүмат өчен Һинд-Греклар мәкаләсен карагыз. Эллинистик чорда Грециядә туган Һинд дине тарафдарлары өчен археологик шәһадәтнамә өчен Хелиодор баганасы турында уккыгыз.

Грециядә Һинд дине тарафдарлары күп түгел. 2006 елның 1 мартында, Греция хөкүмәте кремацияне рөхсәт итүче законны кабул иткән.[1] Бу законны Афиннардагы Һиндле җәмәгать алкышлап каршы алган.

Грециядә Һиндлеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Афиннарда бик кечкенә Һинд дине тарафдарлары җәмәгате бар. Күпләр бай гаиләләр өчен өй хезмәткәрләре яки машина йөртүчеләре булып эшлиләр.

Грециядә Һиндлеләр оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Грек Һинд Мәдәни һәм Муллык Ассоциациясе һәм Һинд-Грек Бизнес Фонды.[2] Грециянең Берләшкән Җирле Һиндле Җәмәгате. Дилесида, Танагра янында кечкенә мандир бар.

Грециядә Һинд дине оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Грециядә ИСККОН (Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте), Сатьянанда Йога, Сахаджа Йога, Брахма Кумари һәм Сатья Саи Баба оешмалары бар.

Грециядә Сатьянанда Йога[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Грециядә Йога популярлык яулый, бигрәк тә Сатьянанда Йога һәм Сахаджа Йога. Сатьянанда Йога Свами Сатьянанда тарафыннан нигезләнгән булган. Свами Сатьянанда Грециядә йога юлламасын тапшыру өчен Свами Шивамуртины билгеләгән. Илһамланып һәм җитәкләп, 1978 елда Свами Шивамурти Сатьянандашрам Хелласны нигезләгән (ул Каламатада башланып аннары Афиннарга, Фессалоникига һәм Греция кыйтга өлеше һәм утрауларына барып җиткән). Сатьянандашрам Хелласның хәзерге Ашрамы Паяниа шәһәрчегеннән тыш нигезләнгән булган һәм аны киләсе елда Свами Сатьянанда җитәкли башлаган. 1984-енче һәм 1985-енче елларда Свами Сатьянанда Грециягә барган һәм борынгы "Үзеңне бел" юлламасы белән күп тарафдарны җыйган. Бу турлар вакытында, ул йога һәм тантра хикмәтен рухи сабак биреп тараткан һәм йоганы кешелекнең бәһагә ия түгел мирасы дип ачкан.

Гаруда Хеллас[3] нәшрият йорты 2007 елда Греция, Фессалоникида нигезләнгән булган. Кечкенә Гаруда Хеллас һәр йога өйрәнчеге өчен ачык һәм шәхси тәэминат бирә. Ул күбесенчә Һиндстан, Бихар Йога Бхаратидан инглизчә йога турында китаплар кертә. Гаруда Хеллас шулай ук Грек телендә йога китапларын тәрҗемә итә һәм бастыра, шулай итеп йога хикмәте объектив һәм фәнни рәвештә барлык Грек телендә сөйләшүче кешеләргә тәкъдим ителә.

Грециядә Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ИСККОН (Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте)нең Грециядә аз санлы тарафдарлары бар. ИСККОН Греция, Афиннарда филиал ачкан. Грециядә ИСККОН 60 Kolokotroni Street, Athens Greece (105 60) адресы буенча урнашкан. ИСККОН Грецияның кечкенә чиркәү, "дога кылу йорты" статусы бар һәм ул шулай итеп Греция Дин Министрлыгы тарафыннан танылган.[4]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]