Гөберле бакалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Bufo periglenes1.jpg

Гөберле́ бакала́р (Bufonidae) - койрыксыз җир-су хайваннары семьялыгы. 300 дән артык төре билгеле, Антарктидадан тыш, барлык материкларда да тереклек итә. Гөберле бакалар бакалардан өске казналыкта тешләре булмавы, кыска аяклары, киң авыр гәүдәсе, күп сөялле мөгезләнгән коры тиресе белән аерылып тора. Башының төп өлешендә зәһәр исле майлы сыекча бүлеп чыгара торган симметрияле урнашкан бөресыман 2 төер (калак өсте бизләре) бар, бу сыекча башка хайваннар өчен агулы. Агу – гөберле бакалар өчен бердәнбер саклану чарасы, сыекча бизгә баскач кына бүленеп чыга, шунлыктан алар аны үзләрен ерткыч тотып алгач кына куллана. Гөберле бакалар әкрен хәрәкәт итә. Бармаклары өлешчә элпә белән тоташкан арткы аяклары ярдәмендә еш кына җиргә яки урман түшәлмәсенә күмелә. ТРда 2 төре: гади яки соры гөберле бакалар (Bufo bufo) һәм яшел гөберле бакалар (B. viridis) бар.

Яшел гөберле бакалар ТРның бөтен территориясендә таралган, ачык урыннарда, елга тугайларында, сирәкләнгән урманнарда, еш кына торак пунктларда очрый. Соры гөберле бакалардан кечкенәлеге белән аерыла (озынлыгы 70-75 мм, ана гөберле бакалар 140 мм га кадәр). Аркасы соры-саргылт яшел төстә (яшелдән коңгырт төскә кадәрге) караңгы таплар белән капланган, арткы аяк бармакларында парсыз төерләр бар. Тиресе мөгезләнгән, капшап карауга коры. ТР территориясендә гөберле бакалар иң җылы яратучы, корылык шартларына чыдам җир-су хайваннары төрләренең берсе. Далаланган районнарда иң күп сандагы төп амфибия төрләреннән санала. Гадәттә, төнге һәм эңгер-меңгердә яшәү рәвешен алып бара. Парлашу чорында ата гөберле бакалар яңгыравыклы көйле тавыш чыгара. Уылдык чәчү вакыты апрель ахырыннан май ахырына кадәр дәвам итә. Ана гөберле бакалар 13 меңгә кадәр йомырка сала. Үсеш вакыты (уылдык барлыкка килүдән яшь бакага кадәр) 50-60 көн. Сулыктан коры җиргә бакаларның күпләп чыгуы көндезге яңгырдан соң, дымлы көндә күзәтелә. Нигездә бөҗәкләр белән туклана.

Соры гөберле бакалар урманнарда, нигездә, Кама алдында очрый. Бу төр бакалар эрерәк (озынлыгы 80 мм дан артык, аналары кайвакыт 200 мм га кадәр), өске ягы соры-көрән, аскы ягы тонык ак төстә. Барлык җирдә дә диярлек аз санда, урман-дала зонасында сирәк очрый. Көндезен ояларында, ярыкларда, урман түшәлмәсендә яшеренеп, төнге һәм эңгер-меңгердә яшәү рәвеше алып баралар. Апрель ахыры - май башында, су температурасы 10 °C ка якынлашканнан соң үрчү башлана. Ана гөберле бакалар су үсемлекләренә баусыман ике рәткә урнашкан 1200-6800 йомырка сала. Яшь бакалар коры җиргә июль башында чыгалар. Умырткасыз вак хайваннар - чебеннәр, эре бызылдавыклар һәм май коңгызлары белән туклана. 15 елдан (табигатьтә) 30 елга кадәр һәм күбрәк тә (террариумда) яши.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү]