Елга күбәләкләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Hydropsyche.pellucidula.jpg

Елга́ күбәләкләре́ (чәчканатлылар (Trichoptera)) - умырткасыз бөҗәкләр отряды. 3 меңгә якын төре билгеле, Россиядә 600 тирәсе, Татарстан территориясендә 100 гә якын төре очрый. Аеруча еш очраучылар: Neureclepsis bimaculata, Phryganea grandis, Molanna angustata, Agrypnia obsoleta, A. stria­ta, Limnephilidae гаиләлеге вәкилләре һ.б.

Олы елга күбәләкләре коңгырт-көрән төстә, гәүдә озынлыгы 2 дән 24 см га кадәр, су буйларында очрый (исеме шуннан). Төп билгеләре: бергә кушылып алга таба сузылган озын җепсыман мыеклары бар; канатлары аркада түбәсыман җыелып тора. Елга күбәләкләре начар оча, авыз әгъзасы җитлекмәгән, шунлыктан алар тукланмый һәм атнадан артык яшәми. Йомыркаларын суга яки су үсемлекләренә сала. Личинка үсү стадиясе бер ел тирәсе һәм артыграк та сузыла, судагы тормышы ояларында гына урнашкан курчак стадиясе белән тәмамлана. Личинкалары цилиндрсыман, баш, күкрәк (3 буынтыктан тора) һәм корсак (9 буынтыктан) өлешләренә бүленә; ян-яклары буйлап сызык сузылган һәм трахеялы саңаклар урнашкан. Күкрәгендә калканчыклар бар, аларның саны һәм формасы елга күбәләкләренең систематикасын ачыклауда зур әһәмияткә ия. Үсемлек белән тукланучы личинкаларның авыз тишеге - аска, ерткыч личинкаларда алга таба юнәлтелгән. Үсемлек белән тукланучы личинкалар үз ояларын төрле формада төзи, моның өчен алар эрләү бизләре сыекчасы белән үсемлек кисәкләрен, кабырчык ватыкларын, ком бөртекләрен ябыштыра; ояларның формасы һәм төзелеше буенча елга күбәләкләренең төрен билгеләргә мөмкин. Хәрәкәт вакытында личинка аннан башын һәм өч пар аяклы күкрәген чыгара һәм, әкрен генә оясын өстерәп, су төбеннән үрмәли; куркыныч янаганда гәүдәнең алгы өлешен тиз генә эченә тарта.

Oxyethira һәм Agraylea ыругы личинкалары фәкать үз сыекчаларыннан гына үтә күренмәле оялар төзиләр, шунлыктан яхшы күренәләр. Polycentropodidae, Hydro­psychidae һәм Rhyacophilidae гаиләлегеннән булган ерткыч личинкалар оялар төземи яисә ау ятьмәләре һәм көпшәләре корылмалары белән чикләнә. Личинкалар чиста, башлыча, агым суларда яши.

Суның пычрануы һәм елга режимын үзгәртеп көйләү сәбәпле, күп кенә төрләрнең саны кими бара. Елга күбәләкләренең личинкалары белән балыклар туклана.


Чыганаклар[үзгәртү]