Идиома

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идиома latin yazuında])

Идиома (гр. idioma) — сүзлек берәмлеге сыйфатында теркәлә торган, кимендә ике сүзле һәм үзенчәлекле мәгънәле тотрыклы сүзтезмә.

Г. Ахунҗанов, татар тел белемендә идиомаларны тикшереп, алар составына фразеологик берәмлекләрне, мәкаль, әйтем, афоризмнарны, канатлы сүзләрне дә кертеп, «фразеология» термины урынына «идиоматика» терминын тәкъдим итә.

Аларның 12 төрен аера:

  1. әйтем (эт-баш, сыер-аяк)
  2. афористик идиома буларак мәкаль (үзе юкның күзе юк)
  3. әйтем һәм мәкаль арасында йөри торган арадаш төрләр (болганчык суда балык тотмыйлар)
  4. «фигыль+фигыль» калыбындагы идиомалар (үлә яздым)
  5. аналитик идиома (ак өй, җан ачуы)
  6. «мөстәкыйль+ярдәмлек сүз» калыбындагы идиома (күңел өчен)
  7. ярдәмлек сүзләрдән генә төзелгән идиомалар (әмма ләкин, иллә мәгәр)
  8. лексик-грамматик идиома (ат чабышы)
  9. кинетик идиома (аяк чалу, койрык болгау)
  10. термин идиома (сару кайнау, көн тәртибе)
  11. канатлы әйтелмә (чебеннән фил ясау)
  12. образсыз идиома (искә төшү, аңга килү)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ахунҗанов Г. Х. Татар теленең идиомалары. - Казан, 1972.