Илдар Зарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Илдар Зарипов

Тулы исеме Илдар Касыйм улы Зарипов
Һөнәре рәссам
Туу датасы 15 ноябрь 1939(1939-11-15)
Туу җире Казан, ТАССР
Милләте татар
Үлем датасы 14 июнь 2012(2012-06-14) (72 яшь)
Үлем җире Казан, Татарстан
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Илдар Касыйм улы Зариповтатар рәссамы, Татарстан һәм Русиянең атказанган рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Русия рәссамнар берлеге әгъзасы (1970 елдан).

Ул 1939 елда Казанда туа. Шәһәрнең 91 нче номерлы мәктәбен тәмамлагач, 1956–1961 елларда Казан сәнгать училищесында, 1962–1968 елларда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтында белем ала; 1968–1970 елларда Мәскәү шәһәрендә Сәнгать академиясенең сынлы сәнгать остаханәсендә Г.М.Коржев җитәкчелегендә рәсем остаханәсендә стажировка үтә. 1970 елдан алып И.Зарипов Казанда яши һәм эшли. Аның үзенчәлекле иҗаты Россия рәсем сәнгате тарихына кергән, аеруча 1960–1980 елларда ясалган «Өйдә» (1971), «Нефтьче Әхәт абый» (1974), «Казан чибәре Зөлфия» (1984), «Катюша», «Батыр» (1985), «Кырлай моңы» (1986, 1988), «Авылда» (1987), «А.С.Пушкин» сериясеннән пейзажлар» (1980 еллар) кебек гүзәл әсәрләре киң танылган. 1990 елларда ул – Татарстанда әйдәп баручы рәссамнарның берсе, Россия һәм чит илләрдә танылу ала.

2004 елда Илдар Зариповның юбилеена мөнәсәбәтле Татарстан Президенты Миңтимер Шәймиевтан бүләк буларак Казанда галерея студиясе ачыла.

2012 елда вафат була[1].

Галерея[үзгәртү]

Илдар Зарипов галерея-студиясеннән

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]