Исем (сүз төркеме)
Исем — предмет һәм затларны белдерә торган сүз төркеме. Ул кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? кемгә? нәрсәгә? кебек сорауларга җавап бирә.
Исем килеш һәм тартым белән төрләнә, берлек һәм күплек санда килә. Башка сүзләргә исем килеш, тартым кушымчалары һәм төрле бәйләгечләр ярдәмендә бәйләнә.
Җөмләдә күбесенчә ия яки тәмамлык булып килә.
Исемнәр берлек һәм күплек санда киләләр. Берлек санының махсус күрсәткече юк. Күплек саны -лар, -ләр кушымчасы ялганып ясала. Борын тартыгына беткән исемнәр -нар, -нәр кушымчасы алалар.
Килешләре [үзгәртү]
Исемнең 6 килеше бар. Беренче — баш килешнең махсус күрсәткече юк: ул кушымчасыз килеш. Калган килешләрнең һәрберсенең кушымчалары бар. Алар — исемнәрнең берлек һәм күплек саннары өчен уртак кушымчалар. Килеш кушымчалары сөйләмдә исемнәрне башка сүзләргә бәйләү өчен хезмәт итәләр.Кушымчалы килешләр кыек килешләр дип аталалар.
Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр [үзгәртү]
Бер төрдән булган предметларның, затларның барысы өчен дә уртак исемнәр уртаклык исем булалар. Мәсәлән: шәһәр, журнал, кеше һ. б. Уртаклык исемнәр юл хәрефе белән язылалар.
Бер төрдән булган предметлар һәм затларның берсенә генә бирелгән исем ялгызлык исем дип атала.