Исфаһан Җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исфаһан Җәмигъ мәчете latin yazuında])
Исфәһан Җәмигъ мәчете
фарсы سجد جامع اصفها
Урнашуы Иран,

Исфәһан

Нигезләнгән 771
Төзелгән 771-XX гасыр
ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегендә 2012 елдан
Мигъмари стиле Дүрт әйвән (дүрт капкалы)

Исфәһан Җәмигъ мәчете (фарсы سجد جامع اصفهان‎‎ ) — Иранның Исфәһан шәһәренең иң зур мәчете.

771 елда әлеге мәчет төзелә башлаган һәм XX гасыр ахырында гына тәмамланган.

Мәчеттән көнчыгышка Исфәһан Зур базары урнашкан.

2012 елда Исфәһан Җәмигъ мәчете ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу мәчет Иранның иң борынгыларының берсе булып тора, "дүрт әйвән" мигъмари стильдә төзелгән, ягъни бер-берсенә каршы урнашкан капкалы бина.

Әйвән - ачык гөмбәзле зал булып тора. Мөкарнәс (фарсы مقرنس‎) - кәрәзле гөмбәзләр - XIII гасырда мәчетнең көньяк ягында төзелгән.

Сәлҗүкләр днастиясе идарә иткән чорда ике гөмбәсыман кирпеч бүлек төзелгән.

1086-1087 елларда көньяк гөмбәзе төзелгән һәм ул вакытта дөньяның иң зур гөмбәзе булган.

1088 елда төньяк гөмбәзе төзелгән, ул мәчеттән тыш урнашкан һәм геометрик баланс максатыннан корылган булган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Stokstad Marilyn. Art: a Brief History. — 3rd. — Upper Saddle River: Pearson Education, Inc., 2007. — P. 201.