Йоклачлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Dryomys nitedula.jpg

Йоклачла́р (Gliridae) - кимерүчеләр отрядыннан имезүчеләр семьялыгы. 15 төре билгеле, Евразия һәм Африкада таралганнар. Татарстан фаунасында 4 төре бар. Зур йоклачлар (Glis glis), бакча йоклачлар (Eliomys quercinus), урман йоклачлар (Dryomys nitedula), чикләвек йоклачлар (Mus­cardinus avellanarius) республикада аз санда яши.

Киң яфраклы һәм катнаш урманнарның яхшы үскән куаклыкларында, бакчаларда һәм паркларда яшиләр. Иң зурысы - зур йоклачлар, гәүдәсе 13-15 см, койрыгы 11-12 см озынлыкта, 110-135 г авырлыкта; иң кечкенәсе - чикләвек йоклачлар, гәүдәсе 9 см озынлыктан артмый, койрыгы 7 см, авырлыгы 20 г га якын. Сырты көрән-кызгылт (бакча йоклачлар), көрән-соры (зур йоклачлар), охра-җирән (чикләвек йоклачлар), соргылт яисә саргылт-кызгылт (урман йоклачлар), асты - саргылт-аксыл. Бакча йоклачларның борыныннан күзе һәм колагы аша кара тап сузылган. Колаклары кечкенә, ялангач. Аяклары кыска, тырнаклары үткен. Күбесенең койрыгы озын төкләр белән капланган. Барлык йоклачлар эңгер-меңгердә һәм төнлә актив. Агач куышлары алар өчен яшеренү урыны булып хезмәт итә. Кайвакыт агач ботакларында, куакларда оя ясый яки башка кошларның ояларыннан файдалана. Бакча йоклачлар еш кына йорт корылмаларына оялый. Кышын 7-8 айга сузылган тирән йокыга тала (исеме шуннан), ул вакытны җир асты өннәрендә үткәрә, аларны үзләре казый яки кимерүчеләр һәм сукыр тычканнарның өннәреннән файдалана. Зур йоклачлар, берничәсе бергә җыелып, агач куышларында кышлый. Агач һәм куакларның җимеш һәм орлыклары белән(шул исәптән имән чикләвеге, чикләвек, җиләкләр) туклана. Берникадәр хайван азыгын (бөҗәкләр, вак имезүчеләр, кайвакыт кечкенә кошларның йомыркаларын һәм балаларын) ашый. Ана затлар ел саен һәрберсендә 2-8 бала булган 1-2 оя бала китерә. Йоклачлар 5 елга якын яши.

Барлык төрләре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү]