Йәздтә дахма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йәздтә дахма latin yazuında])
Йәзд шәһәре янында дәшмәү манарасы (дахма).

Дәшмәү манаралары яки атәпәрәстләрнең дахмасы (фарсы телендә: دخمه زرتشتیان, дахме-е зартоштиян) — Йәзд шәһәреннән 15 километр көньяк-көнчыгышта ике күрше калкулыкта урнашкан ике манара.

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йәзд шәһәре янында дәшмәү манарасы (дахма).

Атәшпәрәстләр өстән дәшмәү манарасында үләксә ашаучы кошлар ашар өчен үлгәннәрне салганнар. Шуннан соң сөякләрне манаралар эчендә чокырларга ташлаганнар, анда яңгыр тукыма калдыкларын юып төшергән булган. Атәшпәрәстләр ышанулары буенча үлгәннәрнең "пычрак" тукымасы җирне "пычратмасын" өчен бары тик чистартылган сөякләрне күмәргә рөхсәт ителгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]