Казлар - аккошлар (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казлар - аккошлар (уен) latin yazuında])
Казлар - аккошлар

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Казлар - аккошлартатар халык уены, балаларның сөйләм телен үстерү һәм к, г авазларының дөрес әйтелешен тикшерү, ныгыту максаты белән үткәрелә торган уен.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданчыкның бер башына «казлар өе», икенчесенә «көтүче өе» билгеләп куела. Бу өйләрдән читтәрәк — «бүре өне». Буш урын — «болын».

— Казлар, казлар!

— Га-га-га!

— Ашыйсыгыз киләме?

— Бик килә шул, бик килә!

— Алай булса кайтыгыз!

— Без бит кайта алмыйбыз,

Тау астында бүре бар,

Ул безне тотып ашар.

— Сезнең бар канатыгыз

Очып кына кайтыгыз.

«Казлар», канатларын җәеп, болын өстеннән «өйгә» таба «очалар», аларга «бүре» каршы чыга һәм «казлар»ны тотарга тырыша. Тотылган «казлар»ны «бүре» үз өенә алып китә. Шулай уен алга таба дәвам итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]