Калып бәхәсе:Portal
Ничек порталларны эшләргә? Чиста биттә эшләргә тырышкан идем, ләкин чыкмады. Yildiz 16. May 2009, 14:12 (UTC)
- Башта портал битенә я Ürnäk:Portal, я География битенең эчтәлеген копиялыйсыз.
- Аннары Ürnäk:[Портал исеме]/Box-header исемле битне ясарга кирәк. Мәсәлән, Ürnäk:География/Box-header. Шул биттә кирәкле параметрларны (төс, язу) үзгәртергә була, үзгәртергә теләмисез икән, Ürnäk:География/Box-headerтан гына күчерә аласыз.
- Шул битне саклап куйгач, сез ясаган портал битендә Ürnäk:Портал исеме/Шәп_мәкалә ише кызыл сылтамалар булачак. Шул сылтамалар буенча узып, бүлекләрне ясарга кирәк, ягъни бу исемләр белән яңа битләр башларга.
- Шуннан соң портал эшли башларга тиеш. – Timming 16. May 2009, 14:37 (UTC)
- Ничәнче мәртәбә Сезгә бик зур рәхмәт диям!
- Төсне ничек алыштырырга соң? Yildiz 16. May 2009, 18:29 (UTC)
- Ürnäk:География/Box-header кебек исемле биттә бөтенесе язылган. Анда берничә параметр бар:
|title={{{1}}}
|editpage={{{2}}}
|border=#669999 < блок чиге төсе >
|titleforeground=black < башлык язуы төсе >
|titlebackground=#CCCCFF < башлык фоны төсе >
|background=white < блок арты төсе >
|foreground=black < блок язуы төсе >
- Төс RGB саны белән яки инглиз исеме белән куела. – Timming 17. May 2009, 08:13 (UTC)