Кедулан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кедулан latin yazuında])
Кедулан Гыйбадәтханәсе
Ил Индонезия
Урнашу урыны Йогьякарта
Дин Һинд дине
Бина төре Индонезия Чандисы
Нигезләнгән якынча 9-ынчы гасыр

Кедулан Гыйбадәтханәсе (Индонезия телендә: Candi Kedulan) Самбисари Гыйбадәтханәсеннән ерак түгел урнашкан 9-ынчы гасыр Һинд дине Чандисы хәрабәләре. Гыйбадәтханә Индонезиядә, Йогьякартада, Слеман Регентлыгында, Каласан суб-районында, Тиртомартани авылында урнашкан. Стиленда һәм архитектурасында якында торган Самбисари Гыйбадәтханәсе белән шаккатыргыч охшашлыклар бар. Һәм Самбисари кебек, төньякта Мерапи Тавы соңгы атуы лаһар агуы нәтиҗәсендә гыйбадәтханә хәзерге өслектән 6 метрга түбәнгә күмелгән.[1]

Гыйбадәтханә комплексы таш стеналарга корылган формага ия, кайбер өлешләр һаман җир астында кала. Дүрт гыйбадәтханәдән гыйбарәт; бер төп гыйбадәтханә көнчыгышка карый, һәм өч кечерәк ярдәмчел гыйбадәтханәләр ("чанди первара") төп гыйбадәтханә каршында төньяктан көнчыгышка рәт итеп көнчыгыш якта урнашкан. Стиль һәм урнашуы Самбиари Гыйбадәтханәсенә охшаш, гәрчә Самбисари гыйбадәтханәсе көнбатышка карый, һәм якынча 2,5 километр көньяк-көнбатышта урнашкан.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп гыйбадәтханә очраклы рәвештә 1993 елның 24 ноябренда янар тау казучылар җирне казыганда табылган. Бу җир авыл җәмәгате милке булган. Шуннан дәвам итеп, археологик казулар булган, аларны BP3 Йогьякарта алып барган. 6-дан 7 метрга кадәр тирәнлеккә казыгач, төп гыйбадәтханә бинасы хәрабәләре казып чыгарылган булган. Гыйбадәтханәнең кат планы булып стенасы 13,7 метр булган квадрат булып тора, һәм төп бинаның биеклеге 8,009 метр.[1] Хәзерге вакытта гыйбадәтханә таралган хәлдә; кайбер өлешләр һаман күмелгән һәм кайбер ташлар һаман юк.

2017 елга, археологик өйрәнү һәм казу проекты хәзер дә прогресста. 2018 елга гыйбадәтханәне янә төзү фазасы оригиналь формасына максималь якын итеп төзү фазасында.[2]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Indonesia, Perpustakaan Nasional Republik Indonesia / National Library of. Candi Kedulan (Yogyakarta) - Kepustakaan Candi (id). әлеге чыганактан 2017-12-05 архивланды. 2019-05-12 тикшерелгән.
  2. Ajie, Stefanus. Kedulan Temple restoration enters anastylosis phase (ингл.), The Jakarta Post (17 February 2018).

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]