Кискен дакриоаденит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кискен дакриоаденит latin yazuında])
Кискен дакриоаденит
Сурәт
Саклык белгечлеге офтальмология
ICD-9-CM 375.0[1][2] һәм 375.00[1][2]
NCI Thesaurus идентификаторы C26971[1] һәм C26971[2]

Кискен дакриоаденит — яшь бизенең зарарлануы, ул якынча 25% ОИЯ очракларында очрый. Ләкин ешрак дакриоаденит аерым холыклы һәм дәвасыз бетә.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.   Яшь бизе өлкәсендә кискен уңайсызлык тойгысы белән билгеләнә.

2.     Билгеләре

• Өске кабакның тышкы өлешенең шешүе S-сыман птозга һәм күз алмасының аска һәм эчкә бераз күчүенә китерә. (рәс. 6.17а).

•     Яшь бизе чокырчыгы өлкәсендә авырту.

•     Яшь бизенең кабак өлешендә һәм яндаш конъюнктиваның инъекциясе (рәс. 6.17б).

•     Яшь җитештерүе кимү.

Дифференциаль диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.   Яшь бизенең инфекцион ялкынсынуы мононуклеоз, эпидемияле паротит һәм сирәгрәк бактериаль инфекциядә күзәтелә.

2.   Дермоидлы кистаның ертылуы яшь бизе өлкәсендә ялкынсынуга китерә ала.

3.   Яшь бизенең яман шешләре авыртуга китерә ала, ләкин гадәттә ул кискен түгел.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.