Клоакалылар
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Клоакалылар | ||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Фәнни классификация | ||||||||||
|
||||||||||
| Латин атамасы | ||||||||||
| Prototheria | ||||||||||
|
Клоакалылар (лат. Prototheria) — имезүчеләрнең примитив ассыйныфы. Үз эчендә имезүчеләр белән сөйрәлүчеләр сыйфатларын берләштерәләр.
Бүгенге көндә Австралия, Тасмания һәм Яңа Гвинеядә генә яшиләр. Әлеге ассыйныф вәкилләренең күпчелеге инде юкка чыккан булып санала.
Үзенчәлекләр [үзгәртү]
Башка имезүчеләрдән аеручы билгеләр[1]:
- Күкәй салып үрчиләр, күкәйләре зур түгел.
- Эчәклек һәм сидек-җенес синусы тышка мөстәкыйль тишемнәр белән ачылмый, ул клоакага кушыла.
- Имчәкләре юк, сөт бизләре корсак ягының аерым бизле өлешендә күп санлы тишемнәр белән ачыла, балалары сөтне шуннан ялый.
- Алгы очлыклар поясы сөйрәлүчеләрнеке белән охшаш.
- Тән температурасы гадәттә түбән (26 °С — 34 °С).
- Фәкать ехиднаның гына корсагында тире җыерчасыннан ясалган сумка бар. Сөт бизләре монда ачыла, ләкин алар үрчү вакытына гына формалаша.
- Йомшак иреннәре юк, казналыклары мөгезматдәдән торган томшык белән капланган.
Искәрмәләр [үзгәртү]
| Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Prototheria (ингл.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|