Кулланучы:Комиссарова Алинә/Комиссарова Алинә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Комиссарова Алинә/Комиссарова Алинә latin yazuında])
                                      Калфаклы сандугач - Сара Садыйкова
                                                                              Сара апа, Сара ханым диеп,
                                                                              Сара диеп атап йөртегез,-
                                                                              Ул үзе дә чәчәк кебек иде,
                                                                              Сез чәчәкләр аңа илтегез!

Татар халкының чиксез зур мәхәббәтен казанган композитор, тау ягының моңлы җырчысы, Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казанда туа. Сара - Бибисараның дәү әтисе Әхмәдиша (әнисе Бибигайшәнең әтисе) Апас районы Тутай авылында туып-үскән, нәсел-нәсәбе борынгыдан ук шушы авылда гомер кичереп, шушы авыл туфрагына иңдерелгән. Гарифның әти-әниләре Яшел Үзән районының Айдар авылы кешеләре булалар. Сараның дәү әтисе Әхмәдиша Тутайдан Казанга күчеп килгәч, пристаньда гади хезмәткәр була. Казанда туса да, Сара Садыйкова, йөрәге түреннән агылган җыр чишмәсенең башы Апас яклары туфрагыннан тибеп чыкканлыгына горурланып, үзен Апас ягы кешесе итеп саный.

        Башта Сараны шул заманның данлыклы кызлар мәктәбе – Фатиха Аитова мәктәбенә укырга бирәләр. Аны тәмамлагач, Сара совет власте елларында ачылган Педагогия техникумында укыган елларында ук Сара инде җырлый башлый. 1921 елгы ачлыктан җәфа күргән кешеләр өчен хәйрия спектакле итеп куелган “Бүз егет” драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхипҗамал ролен башкара. Техникумда җыр дәресләре алып барган татар халкының беренче композиторы Солтан Габәши тәкъдиме белән Сара Садыйкова Мәскәүгә Чайковский исемендәге консерваториягә укырга җибәрелә. Консерваториянең җиңеләйтелгән программа белән укытыла торган махсус бүлегендә вокал буенча белем ала (1922 – 1928 еллар). Шушы ук консерваториянең татар опера студиясен тәмамлый (1934 – 1938 еллар).
        Сара Садыйкова – татар опера театрында нигез салучыларның берсе. Опера театры сәхнәсендә күп кенә онытылмас образлар иҗат итә.
        30 нчы елларда Мәскәүдәге “Эшче” театрында, шулай ук Казандагы татар драма театрында эшләп, Сара Садыйкова җырлап башкарыла торган күп кенә образлар тудыра.
        1942 елда “Көтәм сине” тангосын язуы белән Сара Садыйкованың компазиторлык иҗаты башлана. Үзенең иҗат гомерендә ул 400 гә якын җыр, 30 дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, 2 музыкаль комедия иҗат итә.
        Сара Садыйковага Татарстанның атказанган артисткасы (1939), Татарстанның халык артисткасы (1977), Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1984) дигән мактаулы исемнәр бирелде, ул Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүлегенә (1990, вафатыннан соң) лаек булды.
        1982 елдан Сара Садыйкова Татарстан Компазиторлар берлеге әгъзасы.
        1986 елның 7 июнендә композитор, җырчы, актриса Сара Садыйкова каты авырудан соң вафат булды. Мәңгелек йорты – Казанның Яңа Бистә зиратында. 
        Җиргә иңдерелгән көненнән алып кадерле Сара апабыз җәннәттәдер инде. Җырлары, моңнары белән халкыбызның рухын баеткан, күңелен сафландырган, җанын дәвалаган аның кебек изге затлар, әлбәттә, җәннәтнең түрендә булыр.
        Халкыбыз үзенең кадерле Бибисарасын – ак калфаклы Сара-сандугачын онытмас, мәңге сагыныр, юксыныр. Һәм... аның җырларын, аның гүзәл моңнарын үзе белән киләчәккә алып барыр. Татар халкы яшәгәндә Сара Садыйкова моңнары да яшәр!..