Кулланучы:Iskemasra

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Iskemasra latin yazuında])
   Иске Масра авылы Кесмәс суы буена якын җирдә,тау битендә урнашкан бик матур авыл.Безнең авыл халкының төп чыгышы удмуртлардан булса кирәк.Бу турыда Галиәсгар Камал(настоящее имя Галиаска́р Галиакба́рович Камалетди́нов, тат. Галиәсгар Камал (Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов, Ğaliəsgar Əliəkbər uğlı Qamaletdinov), 25 декабря 1878 (6 января 1879), Казань — 8 июня 1933 года, там же) — татарский советский писатель, классик татарской драматургии[1] и общественный деятель) да әйтеп калдырган.Аның тарихы да Казан ханлыгына барып тоташа.Моның шулай икәнлеген иске зираттагы кабер ташлары раслый.

1913 нче елда мәчет итеп төзелгән бина 1939 нчы елда, мәчетнең манарасын кисеп, мәктәпкә әйләндерелә. 1940 нчы елларда бинаны тулы булмаган урта мәктәп итеп ачалар.Кыскача мәктәпнең исеме “ТБУМ” дип йөртелә,чөнки җидееллык кына була. Аның директоры булып Әүхәдиев Фәйзи абый эшли башлый.Бөек Ватан сугышы баш-лангач,Фәйзи агай да сугышка китә.Ул сугышка киткәч,аның урынына хатыны Вәлиева Хәдичә апа ,директор булып кала.1941 нче елдан 1942 нче елга кадәр мәктәпне җитәкли.1943-1945 нче елларда Габделхәбиров Бәдри абзый директорлык вазыйфасын алып бара.1946 нчы елдан 1948 нче елга кадәр яңадан да Әүхәдиев Фәйзи агай үз эшенә керешә.Завуч булып Әюпов эшләгән.

      Ерак авыллардан килеп эшләүче укытучылар да булган.Алар Иске Масра авылында квартираларда торып укытканнар.Курсадан Суфия апай,Сеҗедән Ибраһимов Хәсән абый, Иске Мудан Хәй абыйлар,Газизова Фатиха апайлар,Рашида апайлар булганнар.
        Курса Почмак,Югары Масра,Иске Му,Күчтем авылларының балалары шушы мәктәптә белем алганнар.
  1952 нче елларда җидееллык укыту Курса Почмак авылына  күчә.Шул вакыттан 2002 нче елга кадәр бу бинада башлангыч класс укучылары белем  алалар.Башлангыч мәктәп чорында  Райга апа ,Гөлчирә апа,Хәкимә апа,Факия апа,Шаһинуров Рәфкать абыйлар эшләп киткәннәр.шулай ук бик озак еллар дәверендә Шәймуллина Мәдинә апай  Иске Масра авылы балаларына төпле белем һәм тәрбия биргән.Аның янында үз осталыкларын Гарифуллина Фәридә  апайлар  камилләштергән.Мәдинә апабыз лаеклы ялга киткәч,авыл яшьләре аңа алмашка килә.Рания апа һәм Алсу апалар тирән белем бирүдә тырышып эшләгәннәр.
     1992 нче елдан Иске Масра башлангыч мәктәбенә укытучы итеп Рамазанова Гөлфия билгеләнә.2002 нче елда аның башлангычы Һәм көче белән Иске Масра колхозы идарәсе мәктәп итеп реконструкцияләнә.Шул көннән бүгенге көнгә кадәр укулар шушы бинада дәвам итә.