Кулланучы бәхәсе:Дусайлы

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дусайлы latin yazuında])

Исәнмесез! Мин - язучы, "Татар язучылары" электрон белешмәлеге төзүче һәм сайтны даими тутырып баручы вебмастер Әхмәт Дусайлы булам. Татарда әдәби сүз борын заманнан ук аерым хөрмәткә ия булган, алтыннан да кыйммәт йөргән. Халык шагыйрьләрне патшалар, ханнар белән бер дәрәҗәдә, бәлки әле алардан да зуррак күреп олылаган. Илбашлар үзләре дә әмерләрен, фәрманнарын, хәтта гади генә хатларын да мөмкин кадәр әдәбирәк итәргә тырышып язганнар. "Язганнар" дип әйтү, әлбәттә, арттыру булыр. Алар сарайларында, әдәби сүзгә мохтаҗлык булмасын өчен, махсус кәтибләр, шагыйрьәр тотканнар. Мөхәммәд Әмин кебек шагыйрь ханнар да булган әле. Тарихның эченәрәк керсәк, әдәби сүзне без Күлтәгин һәм Таңйокугның руник ташъязмаларында ук очратабыз. "Ук" дип тә ашыгыбрак әйттек бугай әле. Алыплар заманы ядкәре булган Фест тәлинкәсендәге "Ант"ның эчтәлеген Нурихан ага Фәттах башта "Казан утлары"нда, аннары "Шәҗәрә" китабында бастырып чыгаргач, татар әдәбиятының тамыры әнә кайдан ук килгәненә инанасың. 2007 елның 8 августында теркәп, татар язучылары турында белешмәлек кенә итеп төзи башлаган web-сәхифә тора-бара фотоальбомнар, язучылар һәм аларны иҗаты турындагы фәнни-тәнкыйть хезмәтләре, мәкаләләр, очерклар белән тулыландырыла башлады. Хәзерге көндә "Рефератлар" бүлегендә туксанга якын шундый хезмәт тупланган. Сайтның яңалыклар өлеше аерым электрон гәҗит булып формалашты. Моннан тыш, web-дизайн белән кызыксынучылар өчен татарча "Web-чәйнүк" дигән электрон журнал барлыкка килде. Әйтергә кирәк, милләтпәрвәр дусларыбыз, язучылар, шагыйрьләр әледән-әле безгә әсәрләрен, язмаларын, фотоларын, биографик мәгълүматларын җибәреп торалар. Без инде аларны тиз арада кодка салып сайтка урнаштырабыз. Шунысы да мәгълүм булсын, сайт минем шәхси инициативам белән төзелде һәм минем пенсиям хисабына яшәп маташа. Шуңа күрә, көн саен Интернетка кереп, сайтны яңарту мөмкинлегем дә чикле. Әмма, сайтка милләтпәрвәр эшмәкәрләребезнең түләүле рекламаларын куеп, ярдәм күрсәтергә мөмкин. Хөрмәтле дуслар! Сайтта төгәлсезлекләр бик күп. Сайтка кертелмәгән язучылар, шагыйрьләр, публицистлар, галимнәр бихисап. Сез аларны беләсез. Әле, нишләп алар сайтка кертелмәгән?! дип сүгенеп тә йөрисездер. Җибәрегез аларны безгә. Күрсен, укысын, өйрәнсен бөтен дөнья челтәре. Сайтның адресы: http://adiplar.narod.ru

Рәхим итегез![вики-текстны үзгәртү]

Рәхим итегез![вики-текстны үзгәртү]

Хәерле көн, Дусайлы! Татар Википедиясенә рәхим итегез! Бу ачык эчтәлекле энциклопедиягә Сез дә мәгълүмат өсти аласыз. Сезгә Җәмгыять үзәге ярдәм итә ала. Шулай ук Сез администраторларга язып, алардан ярдәм сорый аласыз. Бездә Ярдәм бүлеге эшли.

Онытмагыз: язганда әдәби телне куллану сорала. Сезгә кирилл графикасын кулланырга мөмкин, латин графикасында яңа мәкаләләр язу Татар Википедиясендә вакытлыча тыелды.

Википедиядә мәкаләләрнең авторлары юк – аларны һәркем төзәтә ала. Ләкин бәхәсләрдә һәм форумнарда үз имзагызны калдырырга кирәк. Моның өчен ~~~~ символын куегыз.

Сезгә үз сәхифәгезне бизәргә мөмкин. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре.

Баш битне күзәтергә онытмагыз. Атна саен яңа проектлар барлыкка килә, аларда катнашырга була. Шулай ук Википедиянең мөһим вакыйгалары Актуаль шаблонында күрсәтелә.

Уңышлар Сезгә!


Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar language is not good enough, that's no problem. We have an Embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here! --Рашат Якупов 22. ноя 2009, 15:45 (UTC)