Лад Хан Гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лад Хан Гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Һиндстанда, Карнатака штатында, Багалкот даирәсендә, Аихоледа урнашкан,5-енче гасыр,Чалукхья династиясенә карый,Шива Ходаена багышланган, Координаталары:16° 1' 11.68 N 75° 52' 52.46 О

Лад Хан Гыйбадәтханәсе Шива Ходаена багышланган, ул Һиндстанда, Карнатака штатында урнашкан иң борынгы Һинд дине гыйбадәтханәләрнең берсе. Ул 5-енче гасырда Чалукья династиясе патшалары тарафыннан төзелгән булган.[1][2][3][4] Ул Айһоледа, Дурга гыйбадәтханәсеннән көньякта урнашкан. Гыйбадәтханә Лад Хан исемле шәхес хөрмәтенә аталган, ул бу гыйбадәтханәне кыска период эчендә үзенең резиденциясенә әверелдергән һәм бу Айһоледа иң борынгы гыйбадәтханә.[5]

Структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кояш батуы вакытында Лад Кхан гыйбадәтханәсе

Гыйбадәтханә изге урыннан тора, (гарба гриха) аның алдында мандапа тора. Мукха мандапа изге урыннан алда тора һәм 12 кисеп бизәлгән баганадан тора. "Сабха мандапа" "маха мандапа"га алып бара һәм баганалар ике концетрик квадрат формасында урнашкан. Стеналарда флора үрнәкләре бар һәм тәрәзәләрдә рәшәткә төньяк стильдә эшләнгән. Изге урынга төбәлеп зал үзәге өстеннән кечкенәрәк изге урын урнашкан, аның тышкы стеналарында күп киселгән сурәтләр бар.

Башта бу гыйбадәтханә Вишнуга багышланган булган, хәзер изге урында Нанди үгезе белән Шива Линга урнашкан. Гыйбадәтханә Панчаятана стилендә урнашкан, ул гыйбадәтханә төзелешендә бик иртә тәҗрибәләрне күрсәтә. Бу гыйбадәтханәнең махсус хасияте шунда ки, ул турыпочмак структурасы белән башлана һәм квадрат структура белән бетә. Агач төзелеш конструкциясенә нигезләнеп, квадрат һәм турыпочмак планның текә түбәсе бар, ул агач стильләрнең ташта адаптациясе.

Маха мандапа экстерьерга баганалар арасында зур тәрәзәләре белән ачык. "Маха мандапа" өстендә түбәдә манарачык күрсәтелгән ул киләчәк шихара манараларының һәм виманаларның беренче юрамасы.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Centre for Cultural Resources and Training Temple Architecture . Government of India. Retrieved on July 20, 2015
  2. Biswas, Subhash C, India the Land of Gods . Partridge India, 2014.
  3. University of Washington Libraries, Special Collections Division Corner view of carved pillar, Lad Khan temple . UW Digital Collections. Retrieved on July 20, 2015
  4. G. E. Kidder Smith Image Collection Lad Khan Temple . MIT Libraries. Retrieved on July 20, 2015
  5. Raghavan, Vikram K. Surviving the test of time (13 May 2010). 31 март 2014 тикшерелде.