Латыйфа Гыйлметдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Латыйфа Гыйлметдинова latin yazuında])
Латыйфа Гыйлметдинова
Туган 14 октябрь 1918(1918-10-14)
Түнтәр
Үлгән 30 август 2003(2003-08-30) (84 яшь)
Новопавловск
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре хезмәт ветераны

Гыйлметдинова Латыйфа Гыйлметдин кызы — хезмәт ветераны.

Балачагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Л.Гыйлметдинова Балтач районы Түнтәр авылында 1918 елның 14 октябрендә дөньяга килгән. Шушында башлангыч белем алып, колхоз производствосында хезмәт юлын башлый. Аның балачагы бик авыр, болганчык елларга туры килгән. 1926 елда Түнтәргә патша заманыннан калган урманны алабыз дигән фәрман чыкканнан соң, Мари Иелендә Түнтәрнең яшь гаиләләреннән яңа Түнтәр Пүчинкәсе (Кече Түнтәр) авылы барлыкк килгән.

Мари Илендәге тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елда Гыйлметдиновлар гаиләсе Мари АССРның Мари-Төрәк районындагы Кече Түнтәр авылына күчеп килә. Үз гаиләсен корганнан соң Латыйфа Новопавловское исемле урыс авылында төпләнә, Биредәге «Павловское» совхозында (1963 елдан ул «За мир» совхозы дип атала башлый) сыер савучы булып эшли. Тырышлыгы, булдыклылыгы белән Мари-Төрәк районының иң алдынгы савымчылары сафына баса һәм күп еллар дәвамында әйдәп баручыларның берсе була.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совхоз һәм район җитәкчелеге тарафыннан күп мәртәбә бүләкләнә. 1965 елда районның иң алдынгы савымчысы буларак район Почет Тактасына кертелә. 1966 елда хөкүмәтебезнең иң югары бүләге—Ленин орденына лаек була. Аның бик күп Мактау кәгазьләре һәм медальләре дә булган. Әйтүләренә караганда район җитәкчеләре аны "Социалистик Хезмәт Герое" исеменә тәеъдим итәләр. Әмма язылмаган кануннар нигезендә Мари Илендә яшәгәнлектән, андый исем беренче чиратта мири милләтеннән булганнарга бирелергә тиеш икән. Л.Гыйлметдиновага Ленин ордены бирү белән канәгатьләнгәннәр.

Ветеран 2003 елның 30 августында Новопавловск авылында вафат була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Р.Зарипов. Тирән тамырлы Түнтәрем. 2008.
  • Р.Зарипов. Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога. 2021.
  • Г.Мөхәммәтшин. Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат). 1 том. 2006.