Эчтәлеккә күчү

Липидлы кератопатия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Липидлы кератопатия latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

1. Беренчел сирәк очрый һәм үзеннән-үзе барлыкка килә. Үзенчәлекле билгесе — мөгезкатлауның стромасында саргылт төстәге тамырлану белән бәйле булмаган ак яки саргылт холестерин, май һәм фосфолипидлар чыганаклары утырмалары (рәс. 9.59а).

2. Икенчел ешрак очрый. Күз җәрәхәте яки тамырлануга китергән чир белән бәйле

Төп сәбәбе — HSV яки herpes zoster чыгарган тәлинкәсыман кератит.

3. Дәвалау төп ялкынсынулы барышка юнәлгән. Башка ысуллар:

а) тукландыручы тамырларның аргонлазерлы фотокоагуляциясе. Липидлы инфильтратларның сеңүенә китерә ала. Тамырлар алдан флюоресцентлы ангиографиядә ачыклана ала;

б) термокаутеризация нәтиҗәле була ала. Микроскоп астында термокаутерлы кыскычка кысылган җөйле инә ярдәмендә лимб янындагы тукландыручы тамырларның коагуляциясен башкаралар;

в) үтәли кератопластика чагылган клиник күренешле очракларда барышның киеренкелеге кимегән шартларда кирәк булырга мөмкин, әмма мөгезкатлауның тамырлану, юкару һәм гипоэстезия кебек үзгәрешләре операция нәтиҗәсенә мөһим йогынты ясый ала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.