Лошбур кешесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лошбур кешесе latin yazuında])
Сурәт
Җенес ир-ат
Үлем датасы 6220 до н. э. елдан иртә түгел яки елдан соң түгел5990 до н. э.
Җирләнгән урыны National Museum of Natural History, Luxembourg[d], Reuland[d] һәм Муллертхалл
Күз төсе зәңгәр[d]
Дәүләт  Лүксимбур
Ачыш датасы 7 октябрь 1935
Биеклек / буй 160 сантиметр
Карта

Лошбур кешесе скелеты

Лошбур кешесе 1935 елда, Вальдбиллиг коммунасында, Люксембургта Муллертхаллда Европа мезолит Homo sapiens скелеты.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Скелет табылган таш сыену урыны.

Тулы диярлек скелет 1935 елның 7 октябренда Мулертхалда Кара Эрнц елгасы ярларында таш сыену урынында табылган булган. Ул һәвәскәр археолог һәм мәктәп укытучысы Николас Тхилл тарафыннан табылган булган.[1] Хәзер ул Люксембург шәһәрендә Табигать Тарихы Милли Музеенда урнашкан..[2]

Тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лошбур кешесе аучы-җыючы булган. Ул үз төреннән соңгылардан берсе булган, аны аксылрак тән белән кешеләр алыштырган.[3] 2014 ел ДНК тестлары буенча, Лошбур кешесе ир кеше булган,[4] аның тире кара булган (97% мөмкинчелек белән), чәче көрән яки кара булган (99%), һәм күзләре зәңгәр булган, мөмкинчелеге - (53%). 90% хәзерге Европалылардан аермалы буларак, ул лактозага толерант булмаган.[5] Үлгәндә ул 34 һәм 47 яше арасында булган, буе 1,6 метр (5,2 фут) булган, авырлыгы 58 һәм 62 кг арасында булган.
Шәхеснең яндырылган калдыклары, мөгаен олы хатынның якында табылган булган, 1930-ынчы елларда беренче казып чыгарылган һәм соңыннан янә ачылган чокырда. Аяк сөякләре булмаган, һәм калган сөякләрдә кыру эзләре булган, бу мөгаен, кремация алдыннан эшкәртү булган, шулай ук баш сөяген дә кырганнар.[6]

Даталау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лошбур кешесе 8000 ел элек яшәгән, ул скелетны илдә табылган иң борынгы кеше калдыгы итә.[5] Калдыкларда I-M423* гаплотөркеменең Y-хромосомасы булган.[7] ДНК тестлары күрсәткәнчә, Лошбур кешесе кебек Көнбатыш Аурупа аучы-җыючылар "барлык Европалылар токымына, ләкин якын Көнчыгыш кешеләренә түгел кертем ясаганнар."[8]

Массакүләм мәгълүмат чараларында, фәндә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

The ДНК нәтиҗәләре буенча Luxembourg Centre National de Recherche Archéologique һәм Musée National d'Histoire et d'Art кешенең 3 үлчәмле реконструкциясен ясаган.[4] L'homme de Loschbour бу җиде минут озынлыктагы Ник Хербер анимация фильмы.[9] "Redonner vie à l’Homme de Loschbour" - бу Милли Табигый Тарих Музеенда бер көн конференция булган, анда соңгы тикшерүләрнең нәтиҗәләре китерелгән булган.[10]

Лошбур хатыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның көзендә Лошбур хатыны табылган булган, ул Лошбур кешесеннән 1000 елга борынгырак булган, ягъни аңа 9000 ел булган. Шулай итеп, 2015 елда Лошбур кешесе "иң борынгы Люксембурглы" титулын югалткан.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Kieffer, Sophie. Le "premier Luxembourgeois" a livré plus de secrets que prévu: Le nouveau visage de l'homme de Loschbour (фр.) (17 September 2014). 28 ноябрь 2018 тикшерелде.
  2. L'Homme du Loschbour, le plus ancien Luxembourgeois, à la base d'un succès scientifique (fr). Monarchy of Luxembourg (20 October 2014). әлеге чыганактан 2018-11-29 архивланды. 28 November 2018 тикшерелгән.
  3. Rutherford, Adam (2018). A Brief History of Everyone Who Ever Lived: The Human Story Retold Through Our Genes. The Experiment. pp. 72–74. ISBN 9781615194940. https://books.google.com/books?id=lCRtDwAAQBAJ&pg=PA73. 
  4. 4,0 4,1 L'homme de Loschbour était définitivement un homme! (фр.), RTL Télé Lëtzebuerg (17 September 2014). 28 ноябрь 2018 тикшерелде. 2018 елның 29 ноябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, Archived from the original on 2018-11-29, retrieved 2021-08-10 
  5. 5,0 5,1 L’Homme de Loschbour dans Nature (fr). National Museum of Natural History (Luxembourg). 28 November 2018 тикшерелгән.
  6. Jones, Amy Gray. "Cremation and the Use of Fire in Mesolithic Mortuary Practices in North-West Europe". in Cerezo-Román, Jessica; Wessman, Anna; Williams, Howard. Cremation and the Archaeology of Death. Oxford University Press. ISBN 9780192519092. https://books.google.com/books?id=21-1DgAAQBAJ&pg=PT56. 
  7. I-M423*. Vadim Urasin (2012).
  8. (17 September 2014) «Ancient human genomes suggest three ancestral populations for present-day Europeans». Nature. Проверено 28 November 2018.
  9. L'Homme de Loschbour bei Festival nominéiert (фр.), RTL Télé Lëtzebuerg (3 May 2012). 28 ноябрь 2018 тикшерелде. 2018 елның 29 ноябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, Archived from the original on 2018-11-29, retrieved 2019-02-01 
  10. Conférence: Redonner vie à l’Homme de Loschbour (29/1/2015) (fr). National Museum of Natural History (Luxembourg) (January 2015). 28 November 2018 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]