Люксембургта Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Люксембургта Һинд дине latin yazuında])

Люксембургта Һинд дине тарафдарларының ике җәмгыяте билгеле.

  • Амрита Миссиясе (Мата Амританандамайи, "Амма")

Адресы: Robert (Anashwaran) & Karin (Vandana) Scholer

43, rue Ed. Oster

2272 Howald

Tél.: 00352 490487

E-mail: missionamrita@pt.lu

Бу Amma Europe (Sri Mata Amritanandamayi) оешмасының филиалы. Ул 1981 елда нигезләнгән булган. Иганә проектлары белән мәшгуль: бәла-каза вакытында ярдәм, медицина ярдәме, ярлылар өчен мәгариф һәм техник өйрәтү.

  • Сахаджа Йога

Адресы:

140 avenue Gaston Diderich

1420 Luxembourg

Статистика буенча Люксембургта халыкның 0,2%-ы Һинд дине тарафдарлары (≈1000-1500 кеше). Люксембургта Дивали бәйрәме үткәрелә. Мәсәлән, 2012 елда Леуделангеда, 2015 елда Мондор-ле-Бэнда. Универсаль Һинд дине Җәмгыяте Президенты Раджан Зед Люксембург Хөкүмәтен Дивалины ел саен бәйрәмнәргә кертергә һәм Һинду җәмгыятенә Люксембургта Һинд дине гыйбадәтханәсен нигезләргә өндәгән. Люксембургта берничә йөз Һиндстан чыгышлы кеше бар, аларның Һиндлеләр Ассоциациясе (1991 бирле) Һәм Һиндлеләр Бизнес Үзәге бар. Дивали күбесенчә рухи бәйрәм; җәмәгать, дуслык һәм гаилә бик мөһим булып тора. Дивали яктылыкның караңгылыкны җиңүне, белемнең наданлыкны җиңүне, яхшылыкның начарлыкны җиңүне һәм өметнең төшенкелекне җиңүне аңлата.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]