Ләмига Сираҗиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләмига Сираҗиева latin yazuında])

Сираҗиева Ләмига  Фатыйх кызы — мәгариф хезмәте ветераны.

Кыскача биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елның 5 июлендә Кукмара районының Чишмәбаш авылында туган. 1948 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1950-1959 елларда Кызыл Юл районының  Яңа Кенәр урта мәктәбендә,1959-1963 елларда Дөбьяз урта мәктәбендә, 1963-1965 елларда Саба урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта. 1958 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

Педагогик эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Л.Ф.Сираҗиева 1965-1985 елларда Балтач урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укытты.Районыбызда мәгариф эшенә ул үзенең ике дистә ел гомерен багышлады. Укытучы буларак ул тирән белеме, югары методик хәзерлеге, хезмәт сөючәнлеге, төгәллеге белән аерылып торды. Укучылар белән индивидуаль эшләүгә зур әһәмият бирде. Аның укучылары еш кына район һәм республика олимпиадаларында җиңүче һәм призерлар булдылар.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тырыш хезмәте өчен 1959 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнде. 1973 елда Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелде.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач энциклопедиясе, 2006