Маарья Кангро

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маарья Кангро latin yazuında])
Маарья Кангро

Туу датасы: 20 декабрь 1973 ел
Туу урыны: Таллин, Эстония
Ватандашлык: СССР, Эстония
Эшчәнлек төре: шагыйрә, тәрҗемәче, язучы, либреттист, прозаик
Иҗат итү теле: эстон теле

Maarja Kangro (эст. Maarja Kangro; 20 декабрь, 1973, Таллин) - Эстония язучысы, шагыйрә, тәрҗемәче һәм либреттист.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маарья Кангро 1973 елның 20 декабрендә Таллинда композитор Раймо Кангро һәм аның хатыны язучы Лело Тунгал гаиләсендә туган . Ул Тарту университетын тәмамлый, анда әдәбият белеменә кереш һәм инглиз телен өйрәнә. Соңрак ул Таллин университетының аспирантурасында "мәдәни тикшеренүләр" юнәлешендә белем туплый .

Ул әдәбият әсәрләрен Италия, Инглиз һәм Алман телләреннән тәрҗемә итү белән шөгыльләнә, аеруча Умберто Эко, Ганс Магнус Энсенсбергер, Андреа Зандзотто, Валерио Магрелли һәм башкаларның әсәрләрен тәрҗемә итә. Моннан тыш, ул кулын шагыйрь һәм язучы итеп сынап карый.

1999 елда, сеңлесе Кирке Кангро (1975 елда туган) белән ул әтисе Раймо Кангроның "Süda" операсы өчен либретто яза. 2005-нче елда композитор Тõнис Кауманның "Каубамая" камера операсы өчен либретто, 2006 нчы елда Тõну Кõрвицның ике операсының премьерасы аның либреттосы белән куела.

2006 елда аның "Kurat õrnal lumel " (" Назлы кардагы Иблис ") исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Шул ук елны сеңеле белән бергә язылган "Фруктовый дракон" әсәре басылып чыга. Аның шигырьләре ирония һәм акыл белән аерылып тора. Соңрак ул прозага мөрәҗәгать итә.

Сочинение[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Kurat õrnal lumel (сборник стихов). Tallinn: Verb 2006.
  • Puuviljadraakon (детская книга). Tallinn: Koolibri 2006.
  • Tule mu koopasse, mateeria (сборник стихов). Tallinn: Eesti Keele Sihtasutus 2007.
  • Heureka (сборник стихов). Tallinn: Eesti Keele Sihtasutus 2008.
  • Ahvid ja solidaarsus (рассказы). Tallinn: Eesti Keele Sihtasutus 2010.
  • Kunstiteadlase jõulupuu (сборник стихов). Tallinn: Eesti Keele Sihtasutus 2010.
  • Dantelik auk (рассказы). Tallinn: Eesti Keele Sihtasutus 2012.
  • Must tomat (сборник стихов). Tallinn: Eesti Keele Sihtasutus 2013.
  • Hüppa tulle (рассказы). Tallinn: Nähtamatu Ahv 2014.
  • Klaaslaps. Tallinn: Nähtamatu Ahv 2016.
  • Minu auhinnad. Tallinn: Nähtamatu Ahv 2018.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]