Мангалартха

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мангалартха latin yazuında])
археологик урын[d]
Мангалартха
មង្គលាថ៌
Ил Камбоджа
Төбәк / район Сеам Реап провинциясе
Дин Һинд дине
Нигезләүче Джаяварман VIII
Төзелеш еллары ???—безнең эраның 1295 елы

Мангалартһа (Кхмер телендә:មង្គលាថ៌ - Монгкулатһак), яки Көнчыгыш Прасат Түбәсе (Кхмер телендә:ប្រាសាទតុបខាងកើត) яки 487 Һәйкәл (Кхмер телендә:ប្រាសាទលេខ៤៨៧), ул Камбоджада, Ангкорда Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул Ангкор Тһомда Җиңү Юлыннан көньякта, Җиңү Капкасыннан 300 м алдында башланган джунглида юлның ахырында урнашкан. Ул үсемлекләр үскән нигездә кечкенә хәрабә гыйбадәтханәдән гыйбарәт һәм монда Ангкорның башка гыйбадәтханәләренә караганда кеше әз килә. Ул безнең эраның 1295 елының 28 апрелендә багышланган булган, [1] моның турында без дүрт яклы язылган стела буенча беләбез, һәм ул Ангкорның төгәл датасы билгеле булган һәйкәлләренең берсе. Ул комташтан Джаяварман VIII хөкеме вакытында Вишнуизм тарафдары Мангалартха дигән брахман галим хөрмәтенә төзелгән булган. [2]:133,138–139 Аның планы хач формасында һәм ул көнчыгышка ачыла, ә башка төп нокталарда фальш ишекләр. Санктуарий пулатында ике пот сыену урыны, берсе Мангалартханыкы һәм икенчесе әнисенеке, аның пьедесталы һаман урында. Фронтоннар җирдә ята. Алар Шешада ятучы Вишнуны, Тривикраманы (Вишнуның дөньяны янә яулап алу өчен өч адымын, дүрт куллы биюче Шиваны һәм Говардхананы күтәрүче Кришна сурәтләнгән.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Freeman, Jacques 2006, p.120
  2. Higham, C., 2001, The Civilization of Angkor, London: Weidenfeld & Nicolson, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9781842125847]]
  3. Glaize 1993, p.129

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]