Мансур Ихсанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мансур Ихсанов latin yazuında])
Мансур Исхак улы Ихсанов
Туган 1963 нче ел
Милләт татар
Һөнәре бухгалтер

Ихсанов Мансур Исхак улы - бухгалтер, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында баш референт була.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мансур Ихсанов 1963 нче елда Татарстан Республикасы Кайбыч районы Олы Урсак авылында туган, шунда ук сигезьеллык белем алган. Мансур алдында “кем булырга” дигән сорау бөтенләй тумый, чөнки ул балачактан үк әтисе, 30 еллап баш бухгалтер булып эшләгән гаять таләпчән һәм төгәл Исхак Акмал улының җитди һәм үтә дә җаваплы һөнәренә тартылып үсә. Әтисенең малайга йогынтысы бик хур була.

15 яшьлек Мансур Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Яшь белгеч буларак 1982 нче елда Кайбыч районына кайта һәм “Память Ленина” колхозында икътисадчы булып эшли. Бу чор аның өчен белгеч һәм шәхес буларак тәҗрибә туплау, җитәкче сыйфатында сыналу чоры була.

1989 нчы елда ул Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлый. Яхшы оештыручы буларак аны Казанда рапс мае сыгу заводына бухгалтер, ә бераздан баш бухгалтер итеп куялар. Монда ул зур тормыш мәктәбе уза, белемен камилләштерә, иң мөһиме – кешеләр белән эшләргә өйрәнә.

1996 нчы елда Мансур Исхак улын Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының хатлар һәм халыкны кабул итү бүлегенә баш референт итеп алалар. Ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре институтын да тәмамлый. Кайбыч егете үзенең тырыш хезмәте, принципаильлеге, һәрдаим яңага омтылуы, кешеләргә карата миһербанлы булуы белән Президент Аппаратында да зур ихтирам казанды. Алар, хатыны – Мөрәле авылы кызы Гөлгенә ханым белән, бер ул һәм бер кыз тәрбиялиләр. Алар туган якларына еш кайтып йөриләр. Монда аларны барысы да үз туганнары кебек сагынып көтеп алалар.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.