Маркус-Гунн синдромы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маркус-Гунн синдромы latin yazuında])
Маркус-Гунн синдромы
Саклык белгечлеге медицина генетикасы[d] һәм офтальмология
ICD-9-CM 374.43[1][2] һәм 742.8[2]
 Маркус-Гунн синдромы Викиҗыентыкта

Маркус-Гунн синдромы (синкинетик пальпебромандибуляр феномен) - кабакларның аномаль хәрәкәте.

Күп очракта бер яклы була. Бу синдромны якынча тумыштагы птозның 5% очрагында ачыклыйлар. Чирнең этиологиясе билгеле булмаса да, кабак леваторының аскы казналык нервы тармагы (өч тармаклы нерв тармагы) белән патологик иннервациясе булуы дип саныйлар.

Билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ипсилатераль канатсыман мускулны чәйнәгәндә, суырганда, авыз ачканда яки казналыкны птозның каршы ягына читләштереп ярсытканда түбәнәйгән кабакның ретракциясе. Сирәгрәк ретракциягә казналыкны чыгару, елмаю, йоту һәм тешләрне кысу китерә ала. Бу феномен яшь белән үзгәрми, әмма пациентлар аны яшерә ала.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оператив дәвалау пальпебромандибуляр феномен яки птоз шактый функциональ яки косметик проблеманы китергәндә күрсәтелә.
Хирургик дәвалауда түбәндәге ысуллар кулланалар, әмма нәтиҗәләр гел канәгатьләндерерлек булмый.
1. Леваторның бер яклы резекциясен леваторның 5 мм һәм күбрәк хәрәкәтчәнлеге очрагында кулланалар.
2. Бер яклы аеру һәм кашка ипсилатераль тагып кую белән леваторның өлешчә резекциясен (маңгай мускулына) авыррак очракларда кулланалар.
3. Ике яклы аеру һәм кашка ике яклы тагып кую белән леваторның өлешчә резекциясен симметриялелек булсын өчен кулланалар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.