Мастопатия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мастопатия latin yazuında])
Мастопатия
Саклык белгечлеге акушерство и гинекология[d]
ICD-9-CM 610.1[1]
ICPC 2 идентификаторы X88
NCI Thesaurus идентификаторы C3039[1]
 Мастопатия Викиҗыентыкта

Мастопатия — сөт бизләренең патологик халәте. Әлеге авыру 100 ел элек ачыкланган булса да, бу еллар аны ничек кенә итеп атамадылар...

Ниһаять, галимнәргә бу афәтнең сәбәпләре хатын-кызлар сәламәтлегенә нинди куркыныч янавы, иң мөһиме, нинди авырулар төркеменә кергәнлеге билгеле булды.

Статистика буенча мастопатиядән 70-80 % гүзәл җенес әһелләре интегә.

Бу авыруга 30 дан 50 яшькә кадәрле хатын-кызлар бирешә. Русиядә сөт бизе яман шеше авыруларын ачыклау стабильләште, ә менә мастопатия белән авыручылар һаман артып тора. Репродуктив («үрчү»гә нисбәтле) яшьтәге хатын-кызларның күбесендә сөт бизенең зарарсыз дисплазиясе (эм­бриогенезда һәм туганнан соң әгъза яисә тукымалар үсешендә була торган тайпылышларның гомуми атамасы) күзәтелә. Бу иң күп таралган хатын- кызлар авыруы. Моның төп сәбәбе булып радикаль рәвештә репродуктив үзгәреш барлыкка килүе тора.

XIX гасырда кызлар кияүгә чыкканчы (16 яшьтә) 30-40 тапкыр күрем килүен кичергәннәр, аннан соң йөклелек вакыты (9 ай) һәм бала тугач ике яшькә кадәр имезгәннәр. Алга таба бу хәл кабатланып торган. Хатын- кыз йөкле вакытта һәм бала тудырганда күкәйлекләр ял иткән. Хәзерге вакытта хатын-кызлар 1-2 бала табалар, кайберләре бөтенләй тапмый һәм күкәйлекләре бик күп, хәтта артыгын эшли. Мондый кызу эш табигать тарафыннан каралмаган. Менә шуннан сөт бизләрендә югарыда күрсәтеп киткән үзгәрешләр, гормональ килешмәүчәнлекләр килеп чыга.

Мастопатия яман шеш авыруы килеп чыгуын биш тапкырга арттыра.

Бу авыру турында бик күп өйрәнелгән булса да, XXI гасырда да ул үзенең ничек итеп яман шешкә әйләнүе турындагы серне саклап килә әле.

Икенче төрле табышмак: мастопатиянең сәбәбе гормональ үзгәрешләр булса, гормоннары нормада булган хатын-кызларда авыру барлыкка килү сәбәбе нәрсәгә бәйле? Галимнәргә алга таба да бу табышмакны чишү өстендә дә эшләү таләп ителә. Мастопатиягә каршы көрәштә медицина фәнендә генә түгел, сәламәтлек саклау органнарына да бик күп тырышырга кирәклеге күренеп тора. Кызганычка каршы, күп вакыт хатын-кызлар, тикшеренү узып нәтиҗәсе билгеле булгач та, тикшерелергә җибәргән табибларына кайтып диспансер исәпкә басып, белгеч күзәтүе астында тормыйлар. Андый хатын-кызлар соңга калып — мастопатия яман шешкә әйләнгәч кенә табибка киләләр. Шуның өстенә мастопатиянең генә түгел, башка гинекологик авыруларның да барышын кискенләштерәләр.

Миома (мускул тукымасыннан яралган зарарсыз шеш), эндометриоз (аналыкның лайлалы тышчасына охшаш тукыма өлеш-өлеш башка әгъзаларда барлыкка килү), күкәйлекнең сулы шеше (киста) булган 81 % хатын-кызларның сөт бизендә патологик үзгәрешләр табылган. Ә мастопатиягә операция ясатыр өчен мөрәҗәгать иткән 84,6 % авыруда гинекологик чирләр булуы ачыкланган. Шулай итеп, мастопатия белән авырган хатын-кызның һәрберсендә диярлек гинекологик чир булуы беленгән. Мастопатия белән бергә еш кына аналык миомасы, аденомиоз, эндометрийның (аналыкның лайлалы тышчасы) гиперплазиясе табылган.

Авыруга китерүдә тискәре рольне нәселдәнлек факторы, начар экология, алкоголизм һәм тәмәке тарту да уйный.

Сөт бизендә авырту барлыкка килү, шулай ук аның тыгызлануы, капшап караганда төерләр табылу авыруның характерлы симптомнары булып тора.

Авырту гадәттә күрем килергә берничә көн кала башлана. Кайвакыт бу билгеләргә имчәкләрдән сероз яки сүлле сыекча бүленүе өстәлә.

Диффуз мастопатия булганда дәвалау гинекологик авырулар, бавыр, нерв системасы авыруларын, эндокрин процессларны дәвалау белән бергә алып барыла. Диффуз мастопатияне дәвалау өчен гормональ препаратлар төерле мастопатия булганда үзенчәлекле иммун дәвалау кулланыла. Шулай ук витаминнар, кан йөрешен яхшыртучы һәм сидек куучы препаратлар билгеләнә.

Нәтиҗәсе булмаса, авыруларны операция ясау юлы белән дәвалыйлар. Хирургик юл белән дәваланмый торган барлык гинекологик авыруларга дарулар биреп, башка төр консерватив дәвалау ысулы билгелиләр. Авырулар белгеч күзәтүе астында булганда уңай нәтиҗәгә ирешелә. Уңышка ирешү максатыннан сөт бизе һәм җенес әгъзасы авыруларын вакытында табу өчен стандарт тикшерү ысуллары кертергә кирәк. Хатын-кызларга маммолог һәм гинеколог бергә ярдәм күрсәткәндә, аларны бу авыруларның катлаулануыннан саклап калуны яхшырак оештырып була. Авыруны кисәтү өчен гинекологик, сөт бизенең ялкынсынулы авыруларын үз вакытында дәвалау, аборт ясатуны чикләү кирәк. Сәламәт тормыш рәвеше алып бару, йокыны көйләү, ял белән эшне чиратлаштыру, баланы дөрес тукландыру зарур. Бала имезүне туктату табиб белән киңәшләшкәннән соң гына башкарылырга тиеш.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]