Милли холык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Милли холык latin yazuında])

Милли холык (яки милли характер) — идеалист галимнәр уйлаганча һәр халыккa тумыштан һәм мәңгегә бирелгән ниндидер сыйфатлар җыелмасы түгел, бәлки тормыш-көнкүреш, табигать һәм социаль чынбарлык шартларында рәвеш ала торган һәм билгеле бер үзгәрешләр процессы кичерә торган сыйфатлар җыелмасы. Милли холык ул — гомумкешелек сыйфатларының нәкъ шушы милли берәмлеккә хас булганча конкрет чагылышы. Сәнгатьтә милли холык — объектив чынбарлыктагы милли холыкның сәнгатькяр тарафыннан эмоциональ-образлы чагылдырылуы.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.