Мөгезкатлауның рецидивлы эпителиаль эрозиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөгезкатлауның рецидивлы эпителиаль эрозиясе latin yazuında])
Мөгезкатлауның рецидивлы эпителиаль эрозиясе
Саклык белгечлеге офтальмология
ICD-9-CM 371.42[1][2]

Мөгезкатлауның рецидивлы эпителиаль эрозиясе мөгезкатлау эпителиеның нигез күзәнәкләренең нигез мембранасына нигезсез беркетелүе белән сыйфатлана. Минималь җәрәхәт, мәсәлән йокыдан соң күзне ачу да эпителий катлавын күчерә яки аны ерта алырлык була ала. Эрозияләр моңа кадәрге җәрәхәт, эпителий мембранасы дистрофиясе яки алгы стромаль дистрофиясе белән бергә була ала.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Төн дәвамында яки уянганда барлыкка килүче көчле авырту, блефароспазм һәм яшь түгелү белән билгеләнә. Анамнезда эрозиягә кадәр берничә ел элек җәрәхәт була ала.

2. Билгеләре

• Күбесенчә кабаклар кырые өлкәсендә һәм мөгезкатлауның аскы квадрантларында эпителиаль микрокисталар яки ачык эпителиаль кимчелек (рәс. 9.34).

• Эпителиаль кимчелек озынлыгын флюоресцеин белән буяп ачыклап була.

• Ике күздә дә эпителийның нигез мембранасында патология симптомнары, башлыча «бармак эзләре» яки стромаль дистрофия була ала.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Кискен барыш

• Кабакларны ябып торусыз гади кырып алу төзәлүне тизләтә ала.

• Кысып торучы бәйләвеч уңайсызлыкны киметми.

• Бандаж ялганма линза авыртуны киметә ала, әмма төзәлүгә булышмый.

• Урынлы антибиотиклар һәм циклоплегия нәтиҗәле.

• Урынлы диклофенак 0,1% уңайсызлыкны киметә.

2. Кабатланучы барыш

• Төнгә гель яки май килеш урынлы яшь алмаштыргычлары.

• Бандаж ялганма линза.

• Эпителий купканнан соң эксимерлазерлы абляция, мөгаен, гади эпителий кубуыннан караганда рецидивларны юк итү өчен нәтиҗәлерәк чара булып тора.

• Чикле өлкәдә, оптик күчәр өлкәсеннән тыш, алгы стромаль микропункция.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.