Панчмукһи Хануман Гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Панчмукһи Хануман Гыйбадәтханәсе latin yazuında])

Шри Панчмукһи Хануман Мандир ул Пакистанда тарихи Һинду гыйбадәтханәсе. Ул Пакистанның Синдһ Провинциясендә Солдат Базарында урнашкан.[1] Бу 1500 еллык борынгы гыйбадәтханә. Ул дөньяда табигый Ходай Хануман сыны булган бердәнбер гыйбадәтханә. [2] Ул 1994 елда Синдһ Мәдәни Мирас Акты буенча милли мирас дип игълан ителгән. [3]

Дини әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханәнең яктан манзарасы.

Ышану буенча куылу вакытында Ходай Рама хәзер гыйбадәтханә торган урынга килгән. Бераз вакыт узгач шул урыннан Панчамукһи Хануман сыны казып чыгарылган булган һәм шул урында гыйбадәтханә төзелгән булган. Ышану буенча Панчамукһи Хануманны 11 яки 21 мәртәбә әйләнеп чыгу тугърыларның теләкләрен чынлыкка ашыра. [4]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге гыйбадәтханә структурасы якынча 1500 ел элек төзелгән булган. Гыйбадәтханә 2609 квадрат футтан күбрәк мәйдан колачлый. Соңрак бу җирнең яртысын җирне тартып алучылар алмакчы булган. 2006 елда район суды тартып алынган җирне кире гыйбадәтханәгә бирергә кушкан. Шулай да күп тартып алучылар хәттә әмердән соң да гыйбадәтханәне биләүне дәвам иткәннәр. 2012 елда гыйбадәтханәдә Һинду җәмәгатеннән һәм Муттахида Кауми Хәрәкәтеннән җыелган акчаны кулланып төзекләндерү башланган. [2] 2019 елда төзекләндерү эшләре вакытында шул урында берничә Һинду Илаһы сыннары казып чыгарылган булган.[5]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://m.facebook.com/ShriPunchMukhiHanumanMandir/

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]