Портал:Чүпрәле районы/Сайланган мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чүпрәле районы/Сайланган мәкалә latin yazuında])
Чишмә
Чишмә

Кече Чынлы Татарстан Республикасының Чүпрәле районы составына кергән авыл. Кече Чынлы елгасы буена урнашкан һәм шуңадырмы районның иң зур авылларыннан санала. Авыл җирлегенең гомуми мәйданы 6405 һектар, сөру җирлеге 5423 һектар.

Авылда 582 хуҗалык, 1407 кеше яши.

Авыл җирлегендә Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе урнашкан. Ул 1925 елда дүртеллык мәктәп итеп барлыкка килә, ә 1931 елда – тулы булмаган урта мәктәп, аннан соң 1972 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда 350 урынлык мәдәният йорты, 5 шәхси кибет, 1 дәуләт карамагындагы кибет, фельдшер-акушер пункты, тегшермән, авыл тулысы белән газлаштырылган. Халыкның 30% үзәкләшкән су системасын куллана, узәк урамнарда 1993-95 еллардан бирле асфальт түшәлгән.