Портал:Электроника/Шәп мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Электроника/Шәп мәкалә latin yazuında])
Ампер кануны буенча, электрик тогы магнит кырын булдыра.

Электр тогы — ирекле корылмалы кисәкчәләрнең, мәсәлән, электр кыры тәэсирендә билгеле тәртиптә компенсацияләнмәгән хәрәкәте. Мондый кисәкчәләр булып: үткәргечләрдә — электроннар, электролитларда — ионнар (катионнар һәм анионнар), газларда - ионнар һәм электроннар, вакуумда билгеле шартларда - электроннар, ярымүткәргечләрдә — электроннар һәм тишекләр (электрон-тишек үткәрүчәнлеге) булып торырга мөмкин.

Электр тогы энергетикада энергияне арага тапшыру өчен киң кулланыла.

Медицинада электр тогын реанимациядә, баш миенең билгеле өлкәләрнең электростимуляциясендә кулланалар. Электр корылма төшүе (разряд) махсус шифаханәләрдә Паркинсон авыруы һәм эпилепсияне дәвалау өчен, шулай ук электрофорез өчен кулланыла. Йөрәк мышцасын импульс тогы белән стимуляцияләүче ритм йөртүчесен брадикардия авыруы булганда кулланалар.