Рембрандт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Рембрандт

Автопортрет (1665/1669)
Тулы исеме Рембрандт Харменс ван Рейн
Һөнәре рәссам
Туу датасы 15 июль 1606(1606-07-15)
Туу җире Лейден, Нидерландлар
Үлем датасы 4 октябрь 1669(1669-10-04) (63 яшь)
Үлем җире Амстердам, Нидерландлар

Ре́мбрандт Ха́рменс ван Рейн (нидерл. Rembrandt Harmenszoon van Rijn [ˈrɛmbrɑnt ˈɦɑrmə(n)soːn vɑn ˈrɛin], 1606 елның 15 июле1669 елның 4 октябре) — күренекле нидерланд рәссамы, гравюралар ясаучы. Аурупа рәсем сәнгатенең иң күренекле вәкилләренең берсе.

1606 елның 15 июлендә күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Латин мәктәбендә белем ала, аннары соң рәсем сәнгатен өйрәнә башлый. Бөтен гомеренә буе рәсемнәр иҗат итә. 1669 елның 4 октябрендә Амстердамда вафат була.

Рембрандтның «Гомер бюсты белән Аристотель», «Гөнаһлы улның кайтуы», «Яһүд кәләше», «Төнге дозор», «Таш күпер» кебек рәсемнәре бөтен дөнья рәсем сәнгатенең җәүһәр җимешләрдән санала.

Танылу исә рәссамга ике йөз елдан соң, XIX гасырда гына килә. Амстердамның бер мәйданына Рембрандт исеме бирелә, аңа һәйкәл куела. Амстердамның Дәүләт музеенда аның күп эшләре тупланган.

Сылтамалар[үзгәртү]