Эчтәлеккә күчү

Рифат Әхәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифат Әхәтов latin yazuında])

Әхәтов Рифат Әхәт улы – хезмәт алдынгысы.

Җидееллык белем алуы һәм тракторчы хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934 елның 27 декабрендә Пыжмара авылында туган. 1949 елда Пыжмара мәктәбендә җидееллык белем ала, хәрби хезмәткә алынганчы колхозда төрле эшләр башкара. 1953-1956 елларда армиядә хезмәт итә. Аннан демобилизацияләнеп кайткач, Чепья машина-трактор станциясендә тракторчы һөнәре үзләштерә һәм 1963 елга кадәр тракторда эшли.

Техникум белеме алу һәм инженер хезмәте башкару[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963-1969 елларда «Кама» колхозында трактор бригадасына җитәкчелек итә. Шушы ук чорда производстводан аерылмыйча Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укый, механик белгечлеге ала.

1969-1974 елларда «Кама» колхозында баш инженер, 1974-1977 елларда автомеханик була. Аннан соңгы ике ел дәвамында шул ук колхозның өлкән зоотехнигы вазыйфаларын башкара.

1979-1981 елларда «Сельхозтехника»ның Чепья берләшмәсендә инженер-технолог. 1981-1992 елларда— «Кама» колхозының ремонт мастерское мөдире. 1992-1994 елларда шул ук колхозда тәэминатчы хезмәтләрен башкарды.

Җәмәгать эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзенең төп хезмәтеннән тыш Р. Әхәтов җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Сигез ел авылда иптәшләр суды рәисе һәм алты ел колхозның профком рәисе булып торды.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары өчен 1969 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале белән бүләкләнде. 1983 елда аңа Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.

Авылда дини тәрбия эшен башкру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лаеклы ялга киткәннән соң да Р. Әхәтов җәмәгать эшләреннән аерылмады. Бүгенге көндә ул Пыжмара авылы мәчетенең имам-хатыйбы вазыйфаларын башкара, халык арасында киң әхлак тәрбиясе алып бара.

2005 елда изге Хаҗ сәфәре кылды.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006