Самита Баджрачарья

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Самита Баджрачарья latin yazuında])

Самита Баджрачарья Непалның элеккеге Патанның Кумарисы, бөтен Көньяк Азия буенча Һинд дине тарафдарлары һәм Буддизм тарафдарлары тарафыннан табыныла торган яшәүче тере Алиһә. Алар аны Һинд дине Алиһәсе Дурганың реинкарнациясе дип таныйлар һәм ул Кумари титулын тотучыларның берсе булып тора. 2010 елның октябрендә билгеләнеп ул Непалда, Лалитпурда яшәгән һәм традиция буенча 2014 елда беренче менструация булганчы шул ролен дәвам иткән.[1] 2014 ел башында җитлеккәннән соң, ул чәчләрен чишү һәм өченче күзен алып кую ритуалын узган, шуннан соң ул бүтән Алиһә дип саналмаган.[2] Кумари буларак ул бар нәрсәне белүче дип танылган һәм шуңа күрә укымаган.[2] Аңа бер кая да йөрергә рөхсәт ителмәгән – аның аяклары җиргә кагыла алмаган.[2] 'Үлемле' булганнан соң, ягъни Кумари булганнан соң, ул җәмгыятькә интеграцияләнә алган, мәктәпкә йөри башлаган, йөри һәм музыка коралы өйрәнә башлаган.[2] 2014 елга ул Патанда Сент Ксавье мәктәбенә гади 13 яшьлек укучы буларак йөргән, иҗтимагый рәвештә сыйныфташлары белән аралашырга рөхсәт ителгән һәм аның элеккеге роле аның пост-Кумари тормышына эз ясамаган диярлек.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]