Сода

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сода latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Шиханнардан (Шаһтау) Башкортстан сода компаниясе Сода заводы продукциясе.

Сода (элекке исеме Стәрлетамак сода заводы (1945-1957), Стәрлетамак сода‑цемент комбинаты)- химия продукциясе җитештерү заводы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елда Стәрлетамак сода заводы буларак нигез салына,

1945 елда файдалануга индерелә,

1957 елдан алып Стәрлетамак сода‑цемент комбинаты, аның составына Стәрлетамак цемент (1952 елда нигез салына) һәм шифер (1956) заводлары ингән;

1994 елдан — ААҖ.

Каустик" ААҖ белән "Башкортстан сода компаниясе"нә берләштерү.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елда "Каустик" ААҖ белән "Башкортстан сода компаниясе" ААҖ‑на берләштерелә.

Берләштерү вакытына кадәр Башкортстан хөкүмәте "Сода" ААҖ-ң 61,65% акциясен хужасы булды [1].

Берләштерүдән соң Башкортстан хөкүмәте өлөше берләштерелгән "Башкортстан сода компаниясе" ААҖ - 38% булды. (→) Республика тулысынча үзенең соңгы байлыкты югалтты, тулысынча Виктор Вексельберг структураларга тапшырды.

Җитештерү мәсьәләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Составына кальцинирланган сода (1951), барий тозлары һәм ак корым (1970), синтетик юу чаралары (1984) производстволары, тазартылган натрий бикарбонаты (1971) цехы, тоз сиртмәләре промысласы һ.б. ингән.

Мәдәният йорты, "Содовик" спорт комплексы, "Спутник", "Шихан" ял базалары, "Куштау" тау чаңгысы комплексы булган.

Продукциясе БР‑да һәм РФ‑ның башка төбәкләрендә сатылган, якын һәм ерак чит илләргә чыгарылган.

Оешма РФ‑та кальцинирланган соданың 52%‑тан ашуын җитештергән.

Хезмәт Кызыл Әләм ордены белән бүләкләнгән (1966).

Оешма белән Юрий Анатольевич Иванов, Д.И.Иманголов, В.Г.Карпов, И.Ф.Лызен, А.А.Тимофеев, В.М.Титов, Ю.Б.Усманов, А.А.Шатов һ.б. эшмәкәрлеге бәйле.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]