Софокл
| Софокл | |
Софокл
|
|
| Һөнәре | драматург, трагик |
|---|---|
| Туу датасы | б.э.к. 495 ел |
| Туу җире | Колон |
| Гражданлыгы | Афиннар |
| Милләте | грек |
| Үлем датасы | б.э.к. 405 ел. |
| Үлем җире | Афиннар |
| Әтисе | Софилл |
| Балалары | Иофон |
Софо́кл (Σοφοκλής, б.э.к.496/5-406) – Афиннар драматургы һәм трагикы.
Б.э.к. 495 яки 496 елның февралендә, Афиннар яныдагы Колон дигән урында туган. Үзенең туган җирен ул «Колонда Эдип» дигән трагедиясендә мактый. Ул Софилл дигән кешенең бай гаиләсендә туып-үсә һәм яхшы белем ала.
Саламин сугышыннан соң (б.э.к. 480 ел) халык бәйрәмендә хор җитәкчесе буларак катнаша. Ике тапкыр хәрби җиткче вазифасына салана һәм бер тапкыр берләшмә казнасы белән идарә итүче коллегиясе әгъзасы вазифасын үти. Б.э.к. 480 елда, Самосс сугышы вакытында, афиналылар Софоклны хәрби җитәкче итеп сайлап куялар.
Софоклның төп эше театр өчен трагедияләр язу була. Ул б.э.к. 469 елда язып, куйган беренче тетралогия аңа Эсхил өстеннән җиңү бирә һәм башка трагикларны җиңәргә мөмкинлек ача.
Софокл башкалардан күңелле холкы белән аерылып торган. Ул Геродотның дусты була.
Ул б.э.к. 405 елда, Афиннар шәһәрендә, 90 яшендә вафат була.
Софоклның улы Иофон үзе трагикка әйләнә.
Сылтамалар [үзгәртү]
- Софокл Максим Машков китапханәсендә (рус.)
- Edipica.narod.ru (рус.)
- Собрание фрагментов Софокла у Уолкера (1921) (грек.)
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|